ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гөлия Вәлиәхмәтова серен ачкан: «Бу хакта беркайчан да сөйләгәнем булмады»

0

Аранжировкалар остасы Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова үзенең блогыннан керемнәре күп булуны яшерми. Кыска вакыт эчендә йорт җиткерүләре, сәяхәтләрдән кайтып кермәүләре дә Мухиннарның муллыкта яшәве хакында сөйли. Шуңа да Гөлия Вәлиәхмәтованы «подписчик»лары һәрвакыт җитеш тормышта яшәгән дип уйлыйлар икән. Ләкин блогер үзенең «алтын калак» белән тумаганлыгы турында әйтә. Ул сторисларында тулай торакларда үсүе хакында әйтеп узган.

«Минем бу хакта үз блогымда беркайчан да сөйләгәнем булмады. Мин 13 яшькә кадәр тулай торакта яшәдем. 4 гаиләгә 1 бәдрәф, 1 раковина. Яши торган бүлмәбез дә бик кечкенә иде – 14 кв. м тирәсе. Анда диван, карават, телевизор, шкаф, аш өстәле, суыткычтан башка берни юк иде.

Миңа 13 яшь тулгач, без 3 бүлмәле фатирга күчендек. Хәтеремдә, мин шул 3 бүлмәле фатирның балконына чыктым да шаккаттым… Болай да яшәп була икән бит, минәйтәм. Үз бүлмәң булсын әле! Үз душың, бәдрәфең. Тулай торакта яшәгәндә, сиңа бөтен кеше дә шулай яшидер, бу – гадәтидер кебек тоела.

Әнигә рәхмәт. Ул болай ерак китеп булмаганлыкны, нәрсә дә булса эшләргә кирәк икәнлеген аңлады. Әни ул вакытта дәүләт оешмасында хисапчы булып эшли иде. Өстәмә эшкә урнашты, 2 эштә эшләде, һәм без җитеш тормыш белән яши башладык», – дип сөйләгән Гөлия.