ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Зәринә Хәсәншина очрашып йөри торган егете турында әйткән

0

Җырчы Алсу Абульханова социаль челтәрдә «Сәхнә артында йолдызлар белән» дигән яңа сәхифә ачып җибәргән. Ул сәхнәдәш дусларыннан төрле темаларга кыска гына интервьюлар алачак. Рубриканың беренче кунагы – Зәринә Хәсәншина.

Зәринә, син бу хәйрия концертына шулхәтле матур бизәнеп килгәнсең, яңа, матур күлмәк кигәнсең, туфлиләрең дә матур. Син бөтен чыгышка да шулай әзерләнәсеңме? Профессиональ макияжлар ясап? «Әйдә, ярар, бу – хәйрия концерты гына» дип түгелме?

Мин бөтен чараларга да үземне артист буларак ясарга тырышам. Син бит кеше алдында чыгыш ясыйсың. Әмма дөресен әйтик, мин бүген фотосессиядә идем концертка кадәр. Ә болай мин үзем дә яхшы бизәнәм. Әгәр съемкалы концертлар да булса, визажистка барам.

Менә бөтен матур әйберләреңне күрсәтәм. Бу матур туфлиеңны кайдан сатып алдың?

Монысы «ХL» базарыннан алынган. Төрле җирдән алам.

Син Илназар белән бик күп дуэтлар чыгарасың. Әле күптән түгел генә тагын яңа дуэтыгызны күрдем. Ул сине көчләп шулай йөртәме?

Юк, мине беркем дә көчли алмый. Болай, алар барысы да – ул тәкъдим иткән дуэтлар.

Сезнең икегезне генә яратучылар күпме?

Хәйран, җәй көне безне туйларга шактый чакыра башладылар. Шуңа күрә дуэтлар яздырабыз.

Бүген нинди җыр җырлыйсың?

Бүген мин үз җырларымны җырлыйм. «Мәхәббәт көянтәсе», «Туганнар»ны һәм Илназар белән дуэт.

Кияүгә кайчан чыгасың?

Кайчан икәнен белсәм икән мин аның, Алсу.

Йөргән егетең бармы соң?

Бар.

Мин синең өчен бик шат. Чөнки гел карап барам синең сәхифәңне. Син еш кына әниеңне куясың. Ул үзе ризамы төшәргә? Күп әниләр «куйма мине» дип әйтәләр.

Алсу, кем сорап торган соң аннан. Әлбәттә, ул риза түгел. Әле мин аны гел, үзе әйтмешли, усал иттереп күрсәтәм. Ул ачулана мин төшергәнгә. Әмма аның усалланганы минем подписчикларыма бик ошый.

Син әниеңне бик яратасың, гел күрсәтеп торасың. Күчтәнәчләр алып кайтасың.

Мөмкинлек булганда алып кайтам, Аллага шөкер.