ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

«УЗИда хата, абортта хата». Баласын төшерткән хатын аборттан соң сәламәт малай тапкан

0

Аборттан соң йөкле калган хатын табиблардан ярты миллион чамасы акча ала. Баласын төшертер өчен аборт ясаткач, 9 айдан соң ул бәбиләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ростовта яшәүче хатын, теләгенә каршы килеп, өченче тапкыр әни була. Ул авырга узгач, эмбрион үсми, диләр, абортка юллама бирәләр, аннары бала төшергәннән соң ялкынсынудан дәвалыйлар. Берничә айдан бу хатын яңа туган сабыен кулына ала.

Берничә ел элек И. ире белән аерылыша, 2 бала белән ялгыз кала. Тормышы кыен була, ул башка бала тапмаска карар кыла, 2 баласын аякка бастыру өчен тырыша. Ләкин язмышның планнары башкача килеп чыга – ул өченче тапкыр әни була.

Беренче УЗИда, яралгы үсми, йөрәге типми, диләр. Аборттан соң И. бераз хәлләнә башлый, аннары тагын хәле китә, аңа антибиотиклар бирәләр, ялкынсыну барлыкка килгән, дип аңлаталар.

И. бөтен киңәшләрне үтәсә дә, шикләнә – 2 бала тапкан хатын үзендә йөклелек билгеләре булуын аңлый. Кабат УЗи ясата һәм сүзсез кала. «Сез йөкле, 14-15 атна», – ди табиб.

Шулай итеп, И. абсолют сәламәт ир бала тудыра.

И., табиблар җитди хата ясады, дип саный. Берсе, яралгы үсми, ди, икенчесе сыйфатсыз аборт ясый. Шуңа күрә ул бала тапканнан соң, судка китә – табиблардан компенсация таләп итә. Суд карары буенча, беренче УЗИ ясаган үзәкне, абортка юллама биргән поликлинканы, аборт ясаган хастаханәне 250 шәр мең түләттерергә карар чыгаралар.

Суд карары әле үз көченә кермәгән. Күп балалы хатын исә сумманы аз дип саный, ул карарны шикаять итәргә җыена, диелә хәбәрдә.