ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Илсөя Бәдретдиновадан тагын бер көчле җыр: «Тупса»

0

Илсөя Бәдретдинованың чираттагы көчле җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул «Тупса» дип атала.

Җырның сүзләрен Анна Попова язган, көен Урал Солтанов иҗат иткән.

«Бөтен ихласлылык шул тупсаның теге ягында калган кебек. Әти-әниле чак... Әбиле чак... Яңа пешкән мич ипие... Бөтен тормыш алда... Чын дуслар.. Беренче ихлас мәхәббәт. Зур планнар. Аннан тупсаның бу ягына атлап чыктык. Булдыра алганча кеше булырга, тормышка ябышырга тырыштык. Куп нәрсәләрне булдырдык та кебек, ләкин, булдырган арада, иң мөһимнәре икенче планга күчте бугай. Нәкъ менә шул тупса тормышны икегә бүлде», – дип, күңелендәгесе белән уртаклашкан җырчы.

«Бәллүр тынлыкта ялгызым торам,

Иңнәремнән бер сыйпарлар, юатырлар сыман...»