ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Фирдүс Тямаев: «Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, үләм дип торам»

0

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев авырып киткән.

«Урамда яңа төрле вирус йөри, дигәннәр иде. Үзем дә шул вируска килеп эләктем. Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, җәмәгать, үләм дип торам. Бигрәк кабәхәт чир булып чыкты. Дарулардан тыш үләнле чәй белән дәваланам. Үзегезне саклагыз, чирләмәгез. Витаминнар ашагыз, хәзер көз, витаминнар күп. Без бит чирләгәч кенә дару, витамин ашый башлыйбыз, алданрак әзерләнмибез», – дип сөйләгән җырчы.

Кичә җырчы Илсөя Бәдретдинова да каты вирус эләктерүен, хәленең җиңелләрдән булмавын әйткән иде.