Җырчы Иркә «Пар алма» җырына яңа сулыш биргән
Җырчы Иркә «Пар алма» җырына яңа сулыш биргән.
«Яратканнарым! Бу җырны сезгә яңартып тәкъдим итәм. Рәхим итеп минем башкаруда тыңлагыз әле. Пар алма белән чагыштырырлык итеп яшик!» – дип язган җырчы.
Җырның авторлары – Сания Әхмәтҗанова һәм Зөфәр Хәйретдинов.
Комментарийлардан аңлашылганча, «Пар алма» – күпләрнең яраткан җыры һәм аның яңартылганын да хуплап алганнар.