ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Авыл блогеры Ирек Шәехов бала табарга әзерләнеп яткан хатынын видеога төшергән

0

«Хиффә әби» вакыйгаларын төшереп танылу алган Ирек Шәехов бүген өченче тапкыр әти булды. Гаиләдә, 2 кыз балага энекәш булып, малай туган.

  • Хиффә әби Иблис белән бергә яшәвен сөйли: «Нигә болай җәфалатасың син мине?»

  • Таякка таянып йөрүче Хиффә әбекәй 87 яшьтә таудан шуа

Авылда яшәүче Ирек хатыны Эльвира белән иртәнге 6.00 ук Чаллыга кузгалган. Бу вакытта инде Эльвираның тулгагы башланган. Ирек юлда барган вакытларын, кафега кереп ашап чыгу мизгелләрен, бала табу йортында бала туу вакытын көткән чакларын видеога төшереп барган.

«Урра. Аллага шөкер. Өченче кабат әти белән әни булдык. Рәхмәт, хатын, малай өчен. 12.15 минутта дөньяга килде. 3444 грам. Колагына азан әйттем, азан әйткәч, рәхәтләнеп йокыга китте. Молодец, хатын», – дип хәбәр итте бу яңалыкны күп балалы блогер.