ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Йөз яшьлек әби: «Сыер, 7 айлык бала һәм салына башлаган йорт белән берүзем калдым»

0

Кукмара районы Березняк авылында гомер итүче Фәһимә апа Зәйнәгиева үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә улы Альберт, килене Фәниянең яхшы тәрбиясе, кадер-хөрмәтендә тыныч картлык кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан, бик матур итеп сөйләшә, тормышындагы бөтен вакыйгаларны көннәренә кадәр хәтерли. Күзе дә сөбханалла, «Хезмәт даны» газетасын энәсеннән җебенә кадәр укый торган тугры укучыбыз ул безнең.

Фәһимә апа Зәйнәгиеваны тыңлау аеруча кызыклы, аның хатирәләре аерым кеше язмышы гына түгел, ә тулы бер тарих. Яшьлек елларын сугыш вакытына туры килде дип сөйли юбиляр. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәтне дә үз җилкәләрендә күтәрәләр. Озын гомерле булуның сере дә бәлки һәрвакыт хезмәттә, хәрәкәттә булудадыр, ди ул.

— 11 яшьтән колхозда чүп утадым. Шулай итеп, 16 яшькә хәтле үзем генә дә, әнигә ияреп тә, гел колхоз эшенә йөрдем, — диде Фәһимә апа, яшьлек елларын искә алып. — Ә 16 яшь тулгач, гаиләбезне вербовать итеп, Бурят-Монголиягә җибәрделәр. Ачлык вакыты иде бит. Әти юк, әни, ике абый, бер энем юлга чыктык. Ул вакытта Казаннан өч эшелон кеше китте. Безнең авылдан барлыгы 13 гаилә барды. Товар вагоннарында тимер мич ягып, 19 көн юлда булдык. Колхоз рәисе машина белән каршы алды, мәңге онытасым юк: итле аш, ак күмәч белән өстәл әзерләгән иде. Килешү нигезендә анда 6 ел эшләдек. Тамак тук булды. Нинди генә хезмәт башкармадык: ат җигеп, сукага чыктым, атланып та йөрдем, өч ай укыдым да өч ел тракторда хезмәт куйдым. Чәчтек тә, урдык та... Чөнки ул чакта бөтен ир-ат сугышта иде. Кайтыр вакыт җиткәч, безне җибәр инде дип, рәис янына барган идек. Ул: «Юк, мин «татарка»лардан башка колхозны алып бара алмыйм, җибәрмим«, — диде. Шуннан дүрт татар кызы җыелдык та Монголиянең җитәкчесе Цеденбал янына киттек. Арабызда русча белүче бер остарак кыз бар иде, ул аңлатты. Шуннан соң Цеденбал рәискә тапшырырга кәгазь язып бирде. Ә рәис ачып укыды да: «Ой кызлар, кызлар, хәзер сездән башка нишлик инде?» — диде. Ничек каршы алды, шулай озатып та куйды. Бик әйбәт кеше булды ул.

Шулай итеп, бер төркем хатын-кызлар, җыелып, туган якларына таба юнәлә. Алар арасында әнисе, энесе белән Фәһимә апа да була. Пассажир поездында 21 көн кайталар. Ә авылда исә ачлык-ялангачлык каршы ала.

— Аннан күпмедер баеп, авылны сагынып кайттык, — ди әңгәмәдәшем. — Сугыш вакытында монда безнең йортларда Мәскәү кешеләре торган. Алар каралты-кураны сүтеп ягып бетерә язганнар. Мин кабат колхозда эшли башладым, төрле эшләрдә хезмәт куйдым, беренче елны сарыклар карадым. Монголиядән кайтып, бер елдан кияүгә чыктым. Булачак тормыш иптәшем Бөек Ватан сугышында иде. Ул җиде ел хезмәт иткән: биш ел сугышта, аннары ике ел армиядә булган. Кайнанам башка чыгарга кушкач, авылдан йорт эзләдек. Ире сугышта үлгән солдат хатынының иске өендә яши башладык. Биемем сыерын бирде. Шулай тормышны башлап җибәрдек. Иптәшем колхозда хисапчы булып эшли иде. Кияүгә чыккан елны, өй салабыз дип, ирем белән кара-каршы кыш буе урман кистек. Агачны сыер белән ташыдык, бураттык. Тик аны өй итәргә бер тиен акча юк. Ирем эштән кайта да: «Фәһимә, нишлик инде, сыерны сатсак ач калабыз», — ди. Сөт, эремчек ашап торабыз бит. Берсендә ирем әйтә: «Авылдан өч кыз Шпицбергенга барырга язылганнар, акча эшләргә китәләр, әллә мин дә язылыйммы, син каршы килмәсәң?» — ди. Өй саласы бар бит, ризалаштым. Сыер, җиде айлык бала, бер бакча бәрәңге һәм салына башлаган йорт белән берүзем калдым. Ике көн иске өйдә кундым да әни янына кайттым. Бергә-бергә баланы карадык, ике бакча бәрәңге казыдык, ул шулхәтле күп булды, кыш буе сыерга ашатырга да җитте. Үзем дә фермада бозау карауда эшләдем. Ирем ике ел хат язып, акча җибәреп торды, мин монда тактасын, башкасын сатып алып, өй җитештердем. Бу — безнең өченче йорт, бабай бер нигезгә өч йорт салды. Аннан кайткач, РайПОда — товаровед, Березняктагы ипи пешерү йортында мөдир булып торды. Мал, кош-корт асрадык. Бер килограмм ипи алу өчен караңгыдан уракка бара идек. 25 сутый җир урганга бер килограмм ипи бирделәр. Шундый заманалар да бар иде. Тырыш булдык, әйбәт яшәдек. Сагынам ул елларны, эшлисем килсә дә, хәзер инде булмый.

— Әни үзе дә эшкә батыр булган, морҗаларга кадәр чыгарган, — дип сүзгә кушыла Фәния апа. — Безгә балаларны карарга булышты, йорт-кура тирәсендә дә тик тормый иде. Әле өченче ел гына минем белән бергә бакчада суган йолкып йөрде. 93 яшьтә 70 чеби үстереп бирде.

Фәһимә апа Зәки абый белән өч малай, бер кыз тәрбияләгәннәр. Бер уллары, әтисе юлыннан китеп, хисапчы һөнәрен үзләштерә, кызганычка каршы, ул да, Зәки абый да вафат инде. Ике уллары — мал, теш табибы, кызлары тегүче хезмәтен сайлаган.

— Килен белән 45 ел дус-тату гомер итәбез. Кем шул гомер килешеп яши әле! Килен дә әйбәт, мин дә әйбәт, Аллага шөкер, — дип елмая Фәһимә Зәйнәгиева.

«Хезмәт даны» газетасыннан