ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

«Ярата алмас»: Искәндәр Вәлиев яңа җыр тәкъдим итте

0

Яшь җырчы Искәндәр Вәлиевның «Ярата алмас» дип аталган яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул Айгөл Вәлиуллина сүзләренә, Дилүс Шәйхразиев көенә иҗат ителгән. «Җыр сезнең йөрәкләргә үтеп керер дип өметләнәм», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Искәндәр Вәлиевның моңлы тавышы да, матур җыры да сезнең күңелләргә хуш килер дип уйлыйбыз.