ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Булат Бәйрәмов: «Котлый аласыз, Таңсылу кияүгә чыга»

0

Булат Бәйрәмов сториска язылучыларының хушын алырлык фото урнаштырган.

Булат үзе, Ләйсән Гыймаева, кызлары Таңсылу, «Марат Клубника» буларак билгеле блогер белән төшкән фотога: «Котлый аласыз, Таңсылу кияүгә чыга», – дип язган ул.

Бу мизгелнең съемкалардан булуын ул бүген генә аңлаткан, ә язылучылары хатлар язып тутырган инде. «Кияүне охшатмадыгыз әле, никтер. Директ шартлый язды», – дип язган һәм кайбер хатларны урнаштырган.

Абзый, бу темага шаярма да! Ходайның «амин» дигән вакытына туры килүе бар.

Тфю, тфю, Аллаһ сакласын.

Булат, энем, әллә шушыңа кияүгә чыгамы кызыгыз? Гафу итегез зинһар.

Тәүбә, тәүбә, тәүбә диегез хәзер үк.

Аллаһ сакласын, диясе килә.

Ел әйләнәсе җиләкләр ашыйсыз.

«Тәүбә» диегез инде. Аллам сакласын.

Миңа гына бирегез.

Менә шундый хатлар килгән бер төндә.