ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Илсөя Бәдретдинова үз Рәисен күрсәтте

0

Җырчы Илсөя Бәдретдинова чираттагы мәҗлестә чыгыш ясарга барган видеоны куйган. Артта сумкалар күтәргән яңа егет тә бар.

«Бездә яңалык! Таныш булыгыз! Машина йөртүче, ярдәмче Рәис. Хәзер безнең үз Рәисебез бар», – дип белдерә видеога төшерүче концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Рәис калганнарга кушылып елмая гына. Хәзер ул «ИБ вакыйгалары» төшергән һәм җырчының йөртүчесе Диаз урынында эшли.

«Әйе, Диаз төркемнән китте. Гастроль – бик кызык, ләкин бик авыр хезмәт. Ул өйгә кайтып куна торган эшкә китте», – дип хәбәр иткән иде Илсөя Бәдретдинова.

«Хәзер «Диаз вакыйгалары»н караячаксыз. Мин үземнең тормышны күрсәтәчәкмен», – дип видео төшергән иде Диаз да, йөк машинасында төзелешкә барганда.