ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

24 августка һава торышы һәм ай календаре

0

24 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Җил юнәлешен үзгәртүчән, төнлә 0-5 метр, көндез 3-8 метр тизлектә була. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +22..+27˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә була. Туфракта яшәүче корткычларга каршы көрәшү, агач-куакларның ботакларын кисү өчен уңай вакыт.