ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

«16 ел буе көттем»: Ильмира Нәгыймова беренче тапкыр мактаулы бүләккә лаек булган

0

Ильмира Нәгыймова «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Җырчы бу хакта сторисларында сөйли һәм әлеге мактаулы билгенең иҗат дәверендәге беренче бүләге икәнен билгеләп үтә.

«Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Аңа лаекмын дип саныйм. Мин аны 16 ел буе көттем. 16 еллык иҗат юлымда бу – минем беренче тапкыр бүләкләнүем», – дигән Ильмира.

Җырчыны чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба тагы да зуррак исемнәргә ирешергә язсын!