ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

«Егетләр ничек чыдап утырыр икән»: Эльмира Сөләйманова яшь чагында төшерелгән видео

0

Эльмира Сөләйманованың әле сәхнәгә аяк кына баскан елларындагы видеоязмасы чыкты. Җырчы алып баручы Ирек Зариповның иҗат кичәсендә катнашкан. Күбәләктәй ап-ак күлмәк кигән җырчыны «Егетләр ничек чыдап утырырлар икән, әзер кәләш чыга», – дип, матур итеп чакырып чыгара алып баручы.

Репертуарының 80 процентын диярлек моңлы җырлар алып торган Эльмира яшь вакытында ук cагышлы җырларга тартылган. Ул концертта Азат Тимершәех репертуарыннан «Бер елганың ике ярында» җырын башкара.

«Эх, Эльмира балакай, моңлы сандугач идең. Тере тавыш белән җырлый идең бит. Бик юксынабыз… Урының җәннәт түрләрендә булсын»;

«Авылдашым, моңлы сандугачыбыз Эльмира бигрәкләр дә җәл шул. Кыска гомерле булды. Бу язмасын күргәнем юк иде әлегәчә. Әнисе белән балалары ничекләр чыдый икән бу кайгыга»;

«Эльмира балам, баштан ук моңлы жырлар белән башлаган идең шул», – дип язалар видеоролик янында.