ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

23 августка һава торышы һәм ай календаре

0

23 августта Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +21..+26˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларына форма бирү, яшәртү өчен, җимеш агачларының төпләренә пычкы чүбе белән бутап, янган тирес салу өчен уңай вакыт. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрнең ботакларын кисәргә була.