ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Сиринә Зәйнетдиновадан яңа җыр: «Эшен ташлап тыңлый торган кешең булсын»

0

Сиринә Зәйнетдинованың «Якын кешең» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия язган.

«Хәерле көн, кадерлеләрем! Бу җырымның чыкканын сезнең белән бергә үзем дә түземсезлек белән көттем, чөнки синең шатлыгыңны гына түгел, борчуыңны да үзенеке шикелле итеп кабул иткән ышанычлы дуслар, ярлар тансык заманда яшибез. Кешене бит аны үзен аңлый, тыңлый белә торган, Кеше булган кешеләр бәхетле итә.

Мин һәркайсыгызга әнә шундый якын кешеләрегезнең гел янәшәгездә булуын телим!» – дип күңелендәгесен җырга салуы турында язган ул.