ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Популяр җырлар авторы Анна Попова яңадан иҗатка кайтмакчы

0

Популяр җырлар авторы, юрист Анна Попова янәдән иҗатка кайтмакчы. 100дән артык җыры сәхнәләрдә яңгыраган автор соңгы елларда иҗат мәйданыннан бөтенләй диярлек югалып торган иде.

«Аллага тапшырып, иҗатымны яңадан башларга ниятем бар. Миңа ышанганнарга һәм иҗатымны яратып көткәннәргә мең рәхмәтемне белдерәм. Менә мондый җыр белән башлап җибәрәбез яңа юлымны. Иҗатташларыма аеруча рәхмәтлемен», – дип яза ул. Аннаның «Тупса» дигән яңа җырын Илсөя Бәдретдинова башкаруында ишетү мөмкин булачак.

Анна Попова элек Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдиновалар белән бик актив хезмәттәшлек итә иде. Шулай ук ул – суд эшләрен алып баручы юрист та.

  • Анна Попова: «Миңа суд — энергия, ә иҗат җан тынычлыгы бирә»