Башкортстаннан татар ансамбле Татарстанга «Казан сөлгесе»нә җыена, тик
Күптән түгел «Башкортстан татарлары» дигән БР Татарлар конгрессының «Ватсап» мессенджерындагы төркемдә мөгаллимә, ансамбльләр җитәкчесе һәм язучы милләттәшебез Зөлфирә Сәлимовадан ачык хат килеп иреште.
Иң башта Зөлфирә апа Сәлимова белән «Интертат» укучыларын таныштырып үтик. Зөлфирә Гайсә кызы – һәвәскәр композитор, шагыйрә, җырчы, югары категорияле концертмейстер-баянчы. Шуңа өстәп, ул – «Зөбәрҗәт» халык фольклор төркеме, «Яшь йөрәкләр» гармунчылар ансамбле, «Нәүрүз» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Мәчетле районы татарлары автономиясе рәисе дә.
Ул юллаган хат түбәндәгечә эчтәлектә:
Хөрмәтле урындагы татар Конгрессы җитәкчеләре һәм татар тормышына битараф булмаган кардәшләребез!
Бер караганда зур булмаган, әмма бик кирәкле үтенеч белән сезгә мөрәҗәгать белән дәшәбез:
Мәчетле районы халык уен кораллары оркестры «Нәүрүз» 27нче августта Казанда үтәчәк халыкара «Казан сөлгесе» исемле конкурска җыена. Оркестрдагы 8 гармунчыга, ирләр өчен, зәңгәрсу, фирүзә төстә күлмәкләр җитми. 3 – 50нче, 2 – 52нче, 3 – 54нче размерлы кирәк булачак. Мөмкин булса 2 «тульский» гармун да булса, тагын да яхшы булыр иде. «Агач күрке – яфрак, кеше күрке – күлмәк»: Казаннарга барып, җиңеп кайтырлык репертуар бар, Мәчетледән юл хакы да диңгез буена барып кайтырлык, ә күлмәкләр бик кирәк!!! Ярдәм итегез, зинһар! ( Зөлфирә Гайсә кызы Сәлимованың телефон номеры - 89174494966).
Әлбәттә, әлеге хат юлларын укыгач та, әллә инде урындагы мәдәният йорты сәнгать әһелләрен костюмнар белән генә дә тәэмин итә алмыймы, дигән уй туды ул. Хәер, гармуннар мәдәният учакларында һәрчак дефицит инде. Аңлап була, хаклары хәйран гына бит. Зөлфирә Сәлимова белән элемтәгә кереп, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.
Үзегез турында сөйләп үтсәгез иде.
«Кеше маңгаена ни язылса, шуны күрә» дип әйтелгән, борынгыдан килгән әйтем бар бит әле ул. Бигрәк тә хатын-кыз язмышы төрлечә. Минем дә язмышым Мәчетле районы белән бәйләнер дип уйлаганым булмадым. Хәзер инде Мәчетлем тәкъдиремә әверелде. Үзем 1958 елның 30 июнендә Авыргазы районының Иске Төрембәт авылында туганмын. Ишле гаиләдә, 7 бала үстек, әтием Гайсә Мөхәррәм улы – заманында тирә-якның иң оста гармунчысы булды. Тальянда, Саратов, хромка гармуннарында өздереп уйный торган иде. Гадәттә, аның кулларында бик элеккеге, борынгы гармуннар булганы хәтеремдә уелып калган.
Әнием Рәйсә Фазлыйәхмәт кызы әти уйнаган дәртле, матур татар көйләренә бии иде. Әтием белән әнием 70 яшьләренә җиткәнче сәхнәдән төшмәделәр. Һәрвакыт аларны зур-зур бәйрәмнәргә чакырып тордылар. Үзләренең милли костюмнары бар иде. Спектакльләр өчен язылган җырларны аеруча оста итеп башкарырга яраттылар. Хәзер инде икесе дә гүр ияләре. Аларны күпләр якты хатирәләр аркылы искә алып сөйлиләр. Нәкъ алар безгә, балаларына, халкыбызның соклангыч гореф-гадәтләрен, чигүле бизәкле әйберләрне мирас итеп калдырдылар.
Барлык туганнарым да – һәвәскәр җырчылар, төрле инструментларда уйныйлар иде. Ике абыем да биюче, гомумән, без – музыка сәнгатенә гашыйк гаилә, нәсел! Үземне белгәннән башлап җыр-моңга күңел тартылдым. Радиода ишеткән җырларны тиз генә отып алып, үзебезнең легендар артистлар булган Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхабиева, Флёра Сөләйманова һ.б. даһиларыбызның җырларына кушылып җырлап үстек. Бер 3нче сыйныфларда укыган чакларымда, кичләрен мәктәптә, әти-әнием эшендә, укытучылар бүлмәсендә баян табып уйнап карый идем. Ул вакытта әле үземнең баян булмаса да, кая аны күрәм, алам да уйный идем.
Иң беренче баянда уйнаганым «Әпипә» көе булды. Алга таба мәдәният йортындагы үзешчәннәр концертларында күп кенә җырчыларга, биючеләргә, укытучыларга аккомпаниатор булып йөри башладым. Мәктәпне тәмамлагач, БР Стәрлетамак культура-агарту училищесенә укырга кердем. Оркестр бүлегендә белем алдым. Анда 27 ир-ат арасында берүзем, кыз бала, баянчыга укып чыктым. Аннан соң мине авылның мәдәният йортында художество җитәкчесе, ярты елдан соң клуб директоры итеп билгеләделәр. Элекке чорларда клубларда тавыш көчәйтә торган, ут аппаратуралары, музыка кораллары һәм микрофоннар юк. Бары шул баян гына. Бөтен программаны баян белән алып бара идек, ансамбльләр оештырдык.
Мәчетле ягы белән тормышыгыз ничек бәйләнде икән, Зөлфирә апа?
Шуннан соң 1977 елда Мәчетленең Яңа Мөслим авылына килен булып төштем. Аллаһка шөкер, тәкъдиремә язылганына рәхмәтлемен. Бу яклар минем өчен бик бәрәкәтле җир булып чыкты бит. Менә инде 50 елга якын мин урындагы мәдәният учагы уртасында кайнап, шунда бөтенләй иҗатым һәм эшләрем белән бирелеп, татар халкының бай мәдәни мирасын саклап калу нияте белән бихисап эшләр алып бардым, әле дә дәвам итәм. Инде 11 ел лаеклы ялдамын. Шулай да яраткан эшемнән берничек тә китәлмим. Авылдан район үзәгенә күчкәч, мөмкинлекләр дә ачылды, күбәйде. Балачактагы «артист булам!» дигән хыялыма тугры калып, барлык булмышымны сәхнәгә, музыкага бәйләп гомер итәм. Мәчетлем минем тормыш җырыма әверелде.
Сезнең белән әңгәмәгә әзерләнгәндә, күп кенә әсәрләрегез бәрәкәтле Мәчетле төбәгенә багышланганын белдем.
Мәчетлене яратуым, аны ихлас сөю хисләрем бик күп шигырьләремдә чагылыш тапты. Мин инде шигырьләр, җырларны күпләп иҗат итәм. «Кабырчак» фольклор төркеменә концертмейстер итеп куелгач, мин шушында бик күп җирле фольклор өчен көйләр яздым. Без Венгриягә барган чакта, визит карточкабыз өчен көйләр язу туры килде. «Карагайлы Мәчетле», «Мәчетле вальсы», «Мәчетле Сабантуйлары», районның «Яшә әле, яшә әле, Мәчетлем» гимнын да иҗат иттем.
Алда атап үтелгән җырларым минем өчен аеруча кадерле, чөнки районның зур-зур даталарына – 80, 70 еллыкларына багышлап язылган. Һәрбер җырыма балама караган кебек карыйм, һәркайсының язылу тарихы бар. Һәр җырымны йөрәгем аша үткәргәнмен. Мин үземне беркайчан да композитор итеп исәпләмим. Фәкать күңелдә булган тойгыларны гына нотага сала алам. Төнлә дә, эшләгән чакта да җыр-моң туа инде. Сәнгатьтә үземнең урынны озак эзләгәнмендер. Авырлыклар, каршылыклар аша да үтәргә туры килде. Бәхет тәмен кайгы-авырлыклар күргән кеше генә аңлый, диләр бит. Чыннан да шулай ул. Сынаулар бит алга барырга этәргеч бирә. Беренче нәшер иткән китабым «Синдә ярсыды язым» дип аталды. Анда туган якка ватанпәрвәрлекне, мәхәббәтне данлаган, әти-әниләргә багышланган шигырьләрем тупланылды. Хәзерге көндә сәхнә – яшәгән урыныма әйләнгәндер ул. Бер сулышта узган гомер белән тиңлим аны.
Кайда эшләдегез, эшлисез?
Үзешчән композитор, баянчы, җырчы, шагыйрә дип халык таный мине. Ә болай төп эшем Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Балаларны баянда уйнарга өйрәттем, халык биюләренә югары категорияле концертмейстер булдым. Шулай төп хезмәтемнән тыш мәдәният йортында күпсанлы ансамбльләр алып барам. Балалар ансамблендә баянчы буларак хезмәт куям, 20 ел «Кабырчак» дигән фольклор төркемгә шулай ук аккомпаниатор булдым. Аннан соң балалар өчен булдырылган «Тургай»да да эшлим.
Аңлавымча, хәзерге көнне сезнең мәдәният йортындагы ансамбльгә, оркестрга киемнәр кирәк?
Хәзергесе көнне балалар сәнгать мәктәбендә бик күп дәресләр бирмим. Район мәдәният йортында 3 ансамбль белән эшлим. Беренче коллективымны – «Зөбәрҗәт» хатын-кызлар фольклор төркемен – 2011 елдан алып барам. «Зөбәрҗәт»не үзем җитәклим, анда төрле һөнәр ияләре бар. Мандолинада, кубызда, курайда, скрипкада, бубеннарда һәм татар-башкорт уен коралларында да уйнаучыларыбыз булды. Ансамблебез шактый танылу да яулады. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар алып торабыз. Бирегә 55 яшьтән алып 85 яшькәчә ханымнар йөри, 14 кешебез. Әлбәттә, район бюджетыннан бүленгән финанслар костюмнарга җитеп бетмәү сәбәпле, чыгышлар ясаганда халык санын киметергә дә туры килә. Иҗат төркемебезгә кушылырга теләүчеләр күп булса да, сәхнә киемнәре җитмәгәч, ала алмыйбыз үз сафларыбызга.
Шулай ук, 2016 елда районда «Уйна, гармун» дигән зур бәйрәм үткәрдем. Анда 65 гармунчы катнашкан иде, 16 музыкантны сайлап алдым һәм зур бер гармунчылар ансамбле оештырып җибәрдем. Иң беренче «Яшь йөрәкләр» гармунчылар ансамбле белән районыбыз Сабантуе сәхнәсендә чыгыш ясаган идек. Әле ул вакытта үзебезнең костюмнар да юк иде, биючеләрнекен алып тордык. Шуннан соң республикакүләм, төбакара бәйгеләрдә лауреат булуга ирештек. Гармунчылар ансамблемә дә өлкәннәр йөри, 65-75 яшьтәләр күбесе, авыллардан үзләре хисабына, үз транспортлары белән район үзәгенә килеп йөриләр. Быел менә БР бик олы «Мин тормышны яратам» конкурсында 1нче урынны алдык, менә хәзер сентябрьдә аның Гала-концертына барырга ниятлибез. Бик күп эшләр башкарабыз. Мәчетледә «Печән өсте», «Каз өмәсе», «Бәлеш бәйрәме», икмәк бәйрәмнәре, күптөрле милли чаралар еш үткәрәбез. Аларның бизәге – әлбәттә, безнең гармунчылар ансамбле дә була, халыкны рәхәтләндереп биетәбез.
«Нәүрүз» ансамблен 2019 елда оештырдым, анда 26 катнашучы. Анда төрле инструментларда уйнаганнар кушылды, барабанчыларыбыз да бар. Әлбәттә, әлеге дә баягы сәхнә киемнәре җитеп бетмәгәч, транспорт белән дә проблемалар булгач, халыкны берникадәр азайтырга туры килде. Коронавирус чорында 5нче мәртәбә үткән «Казан сөлгесе» Халыкара конкурсында да Гран-при алган идек. Ул вакытта әле онлайн булды, әмма бик матур итеп дипломнар, сөлгеләр һәм сертификатлар белән бүләкләделәр. Бу – безгә яхшы гына стимул булды: татар мәдәнияте үсешенә өлеш кертү өчен. Һәм алга таба төрледән-төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашулар ныграк җанланып китте.
Теләк булгач, йөрергә, ерак сәфәрләргә дә чыгарга мөмкинлекләр табып торабыз. Төп максатым – авыллардагы халкыбызның иҗади потенциалын үстерү һәм күтәрү. Ансамбльләргә тагы да күбрәк сәләтле якташларымны кабул итәрлек мөмкинлек булсын иде. Мин туган ягымны, яшәгән җиремне, татар халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бик нык яратам. Казан, Татарстан телевидениесеннән күрсәткән, «Татар-информ» һәм «Интертат» сайтларында язылган, бәян ителгән ансамбльләрдән үрнәк алам. Татарстанның танылган сәнгатькәре Айдар Фәйзрахманов репертуарыннан да коллективларыма күп кенә җырлар өйрәттем.
Хәзер менә «Нәүрүз» халык милли уен кораллары оркестры белән Казанда үтәчәк «Казан сөлгесе» исемле зур фестивальгә 2 төр программа ясадык. Оркестрга уен кораллары җитешеп бетми инде. Үзебезнең өйләрдәге иске инструментларны йөртәбез. Әлбәттә, менә кубызлар алдылар, мандолиналар һәм 2 гармун бар. Безгә бик нык кирәк гармуннар. Сәхнә костюмнары безнең оркестрныкы бөтенләй юк инде. Җыр ансамбленнән алып торабыз, я булмаса, биючеләрнекен кулланабыз. Әле өмет сүнмәгән, сүрелмәгән, матур-матур костюмнар белән Татарстанда Башкортстан татарлары данын яклап кайта алсак иде.
Безнең репертуарда – күбрәк татар халык көйләре һәм җырлары, оркестр белән чыгыш ясаганда да биюләр һәм җырлар да кушып җибәрәбез. Элеккеге, моңлы көйләрне, әлбәттә, үзгәрешләр кертмичә, «ватмыйча» башкарырга тырышабыз. Ә менә кыскарак, тиз җырлана торган җырларны тизлек ритмында башкару өчен стильләштереп алабыз. Яшьләргә дә күңеллерәк булсын өчен, заманчарак ясарга омтылам. Хәзерге заманда яңа, мәгънәле җырлар язучылар да бик юк. Элеккегеләрнең кадерен белеп саклау һәм үзебезнең җыр сәнгатенең гүзәллеген яшьләргә дә җиткерү бурычы белән «Туган якның җырлары» дигән балалар арасында җыр конкурслары да оештырып киләбез. Җиңүчеләрне җыеп Гала-концертлар уздырабыз. Бала-чага бүгенге көндә, билгеле, татарча сөйләшми. Ул проблема һәркайда бит инде. Аз гына булса да аларда милли хис тәрбияләргә тырышабыз.
Милли оешмаларда да сез актив, диләр.
Миңа тагы бер иҗтимагый эш йөкләделәр: БР Татар милли-мәдәни автономиясенең район бүлекчәсе рәисе итеп сайладылар. Бу эш минем халыкка хезмәт итүемнең җаваплылыгын икеләтә арттырды, дисәм дә күпертү булмас. Ни кызганыч, авыллардагы кайбер фольклор төркемнәр югала бара. Әлбәттә, «Ак калфак» татар-хатын кызлар оешмасы да милли үзенчәлегебезне саклап калуда зур эшләр башкара. Яшьләр, балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәреп торырга тырышабыз.
Бу җәһәттән мәгариф учреждениеләре, мәдәният тармагы хезмәткәрләре дә ярдәмгә килә. Иң актив затлар, иң булдыклыларга БР Татар милли-мәдәни автономиясенең, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын да тапшырабыз. Һәр халык үзенең милли коралларына, музыкасына игътибар, ихтирам белән карый. Аларны сәнгати даирәдә тергезү, профессиональ дәрәҗәдә халыкка җиткерүдә даими төстә эшләмәсәң, уңышларга ирешеп булмый. Һәр татар баласы туган халкының, туган ягының асыл мирасы, җыр-көйләре, музыка уены кораллары моңын күңелләренә керсен иде. Элекке җыр-моңнарны заманча сулыш белән яңарту – бүгенге көн тамашачы кабул итәрлек рәвешкә җиткерү дә җиңел хезмәт түгел. Оркестрга җитәкчелек иткәндә һәрчак андагы музыкантларның, җырчыларның холкын белергә, аларның мөмкинлекләрен, талантларын күрү кирәк.
Иҗат коллективларыгызга ярдәм сорасагыз да, үзегез дә ифрат игелеклесез икән бит… Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрне ярдәмегездән калдырмыйсыз икән!
Мин үземнең шушы 3 ансамблем белән районыбызның бик күп авылларына чыгып, хәйрия концертлары оештырабыз. Алар махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга ярдәм күрсәтү максатын алга сөреп үткәрелә. Шулай ук Башкортстан Халыклары дуслыгы йорты аркылы гуманитар ярдәм тутырылган 28 посылка җибәрдек, аларны безгә авылларда яшәүче татар халкы җыярга ярдәмләште. Безнең районда нибары 4-5 кенә татар авылы. Татар халкы районда 25 процентны тәшкил итә. Гадәттә, хәйрия концерты тамашаларына авыллардагы талантлар да гаять актив кушыла. Кайвакыт үзебез генә куябыз.
Әлеге көндә кемнәрдән нинди ярдәм өмет итәсез?
Ә менә үзебезгә кем ярдәм итә соң? Аңлап торабыз, илдә, дөньяда бик катлаулы вакытларны кичерәбез. Бик күп якташларыбыз дөнья иминлеге, безнең тыныч яшәеш өчен махсус хәрби операциядә. Шуңа күрә дә, ярдәм итүләрен җитәкчелектән дә бик нык кирәккәндә генә сорыйбыз. Бирмәсәләр, хакимияткә кабат-кабат ярдәм сорап кереп йөрүләр дә читен. Әлбәттә, бик аз гына бирәләр костюмнарга. Кием буенча каршылыйлар, диләр бит әле рус халык мәкалендә. Сәхнә – матурлыкны ярата! Бәлки, безгә кемнәрдер милли костюмнар белән ярдәм итәргә мөмкинлек табыр, дигән уй белән Башкортстан татарлары конгрессына да, Бөтендөнья татар конгрессының БР Вәкиллеге дә хат, гариза яздым.
Әңгәмә өчен рәхмәт сезгә. Ансамбльләрегезне, оркестрны «Казан сөлгесе» сәхнәләрендә яңа, матур-матур костюмнарда балкыганын күрүләр язсын.