ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Ташкабактан бик җиңел әзерләнә торган соус рецепты

0

Әлмәт шәһәрендә яшәүче укытучы Алсу Сәлимҗанова бик тәмле һәм җиңел әзерләнә торган соус тәкъдим итә. Ул аны ташкабактан ясаган. Сез дә әзерләп карагыз.

Кирәкле ингредиентлар:

ташкабак, петрушка, сарымсак, 1 «Дружба» сыры.

Әзерләү:

ташкабакның кабыгын әрчергә, эчен алырга, аннан шакмаклап турарга кирәк. Аны майлы табада кыздырып алырга, өстенә тәмләткечләр, тоз салып, тагын бераз кыздырырга кирәк. Аннан петрушка һәм сарымсакны блендерда әйләндерәсе. Аларны ваклагач, табада кыздырылган ташкабакны да блендерда боламык итеп әйләндерергә. Әлеге массага «Дружба» сыры өстәргә, тагын блендерда әйләндереп алырга. Соус әзер. Аны макарон өстенә салырга да, башка гарнирлар белән бирергә дә, салат өстенә салырга да була.