ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Илсөя Бәдретдинова «Бергә» дип аталган бик тә көчле яңа җырын чыгарды

0

Илсөя Бәдретдинованың «Бергә» дип аталган яңа җыры чыкты. Узган атналарда концертка интро төшергәндә, әлеге җырның өзекләре яңгыраган иде, шуннан тамашачы бу җырны яратып калды. Тамашачысы соравы буенча җырчы бу җырын тиз арада тәкъдим итте.

«Күңел әллә нәрсә шунда… Тынычлык югалды! Тегеннән бер начар хәбәр килә, моннан – икенчесе. Һәр туасы таңга шатланып, булганына шөкер итеп, рәхәт итеп яшисе килә! Ләкин бездән тормаган факторлар да җитәрлек шул. Мин бер генә нәрсәне төгәл беләм: кешегә кеше кирәк! Бергә булыйк», – дип язган җырчы премьераны тәкъдим иткән постта.

Җырның сүзләре авторы – Гөлинә Шәйхи. «Гел бергә булган өчен рәхмәт сиңа! Мин һәркемгә синең кебек дус телим. Хөрмәтемнең күләме юк», – дип комментарий калдырган ул.

Яңа җырның көе, аранжировкасы авторы һәм тавыш яздыручы – Илдус Давлянов.

Комментарийлар буенча, чыннан да, күпләр бу җырны көтеп алган. «Яңа концерт программасының исемен дә «Бергә» дисәгез дә була торган бит», – дип тә киңәш иткән тамашачысы.