ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Булат Бәйрәмов үзе алып барган никах мәҗлесендә кияү белән кәләшкә сокланып кайткан

0

Булат Бәйрәмов үзе алып барган никах мәҗлесендә яшь парларның милли биюләрен күреп гаҗәпкә калган.‍ Кияү белән кәләш беренче биюләренә легендар Илһам Шакиров репертуарыннан «Чыгарсыңмы каршы алырга» җырын сайлаган.

Яшьләрнең хәзерге заман өчен гадәти булмаган җыр сайлавы һәм аңа биюе күпләрдә соклану хисләре тудырган. Комментарийларда яшь парга бәхет теләгәннәр. Шулай да «мондый көндә бию өчен бу җыр килешми инде» дип уйлаучы да бар.