ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Миләүшә Сабирова әбисе яныннан елап кайтып бара

0

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә әбисенең хәлен белергә барган. Әбигә тиздән 90 яшь тула. Ул оныгына «онытам, хәтерем начарланды» дип әйтә.

«Сиңа бит 90 яшь тула, мин әле 34 яшемдә дә онытам», – ди Миләүшә һәм әбисен хәлләрен сорый.

«Хәлемне авыр дип әйтсәм дә инде, 90 җиткәндә шулай булыр инде ул. Төнлә кайсы вакыт бик авырыйм, бик уңайсыз. Яшисе дә килми кайвакыт. Сезнең бөтенегезне искә алам да «калалар бит инде алар» дип куям. Барыбер булачак инде ул хәл. Бернишләтеп тә булмый», – дип моңсулана әбекәй.

Хәзерге вакытта әбине Миләүшәнең әтисе тәрбияли, әмма ул үзе дә авырып киткән. Икенче көнне әбинең дә хәле начарланган.

«Әбигә «ашыгыч ярдәм» чакырдым, тыны кысыла, үзен начар хис итә. 3 тапкыр шалтыраттым. 30 минут көтәм, бу вакытта нәрсә генә булмас, «бригада юк» диләр. Ничек инде юк, «ашыгыч ярдәм» станциясе дә якында гына. Бу – җавапсызлык инде», – дип канәгатьсезлек белдерә Миләүшә.

«Ашыгыч ярдәм» килгән, әбигә укол билгеләгәннәр. Миләүшә әбисенә уколны үзе кадый. Көне буе якын кешесе өчен борчылган, талчыккан Миләүшә караңгы төшкәч кенә өенә кайтып бара, күзеннән яшь тәгәри.