ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Салават Фәтхетдинов концертына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килгән

0

15 август көнне Салават концертына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән килгән. Алар белән концертны мәдәният министры Ирада Әюпова, Салватның тормыш иптәше Ләйсән ханым да тамаша кылган.

«Казанда 15нче концерт узды. 15 көндә 20 меңгә якын тамашачы белән күрештек. Һәммәгезгә рәхмәт!

Кичә тамашада Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булды. Татар сәнгатен, милләтен танытуда зур көч куйган җитәкчеләребезгә икеләтә рәхмәт», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Татарстанда яшәү безнең өчен Аллаһ Тәгаләдән – бер бонус, ә Казанда яшәү – бонус с кэшбэком. Озын сүзнең кыскасы – «мин яратам сине, Татарстан», – дип, республиканың рәсми булмаган гимнын башкара җырчы сәхнәдә.

Сәхнәгә Татарстан Рәисеннән чәчәкләр тулы кәрзин чыгардылар.

Фото: Видеодан скриншот