ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Гөлия Вәлиәхмәтова йортлары янында сагалап йөргән ир-ат белән ни булганын әйтте

0

Гөлия һәм Марат Мухиннар үзләренең йортлары янына көн саен килеп йөри торган сәер кеше турында сөйләгәннәр иде. Ул аларның ишегалларына үз йортына кайткандай килеп керә. Бер тапкыр, хәтта, ишекнең ачык калуыннан файдаланып, өйләренә дә кергән иде. Узган көздә Гөлия ул кешене судка биргән.

  • Гөлия Вәлиәхмәтова, көн саен килеп, үзләрен сагалап йөрүче сәер кешене судка биргән

Шуннан соң блогерның бу кеше турында сөйләгәне булмады. Язылучылары: «Сезне сагалап йөргән ир-ат белән тарих ничек тәмамланды?» – дип кызыксынганнар.

«Мин аны судка бирдем. Тикшерү барганда ул тагын бер тапкыр килде. Анарда психологик яктан тайпылышлар бар бугай. Нәтиҗәдә аңа ничәдер сәгать мәҗбүри эшләр бирделәр. Минем аңлавымча, ул югалды. Башка аны без дә, суд хезмәткәрләре дә күрмәде», – дип язган ул җавабында.