ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

«Аю җиргә егып салды да башымны тешли башлады». Яшь кыз дүрт аю очраткан

0

Канадада 24 яшьлек хатын-кызга аю һөҗүм иткән, һәм берсе кызның башын тешләп өзәргә маташкан. Бу турыда «Лента.ру» яза.

24 яшьлек Ванесса Онтарио провинциясендә урманда таныш сукмак буйлап йөгерергә чыга. Аның белән овчарка эте дә була. Борылышта ул 3 метр ераклыкта 3 аю күрә – зур ата аю һәм ике кечерәк аю. Аннары аңа тагын 1 аю булуын әйтәләр, тик кыз аны үзе күрмәгән, бу аю аның артында торган.

Ванесса артка качмакчы була, тик овчарка ике кечерәк аюга өрә башлый. Бу аюлар кача, хатын-кыз зур ата аю белән кара-каршы кала. «Мин агач сайладым, шуның артына качмакчы идем, ләкин аюны мине егып салды, башымны авызына капты», – ди ул.

Аю тырнакларын хатын-кызның аркасына, ботларына батыра, кулын тешли. Кыз сүзләренчә, адреналин таралгангадыр инде – ул авырту сизми, кычкырмый. Ванесса ничек тә исән калып, гаиләсе янына кайту турында уйлый.

5 минут чамасы узгач, аю хатын-кызны ычкындыра да китә. Бәлки, аны чәчендәге заколка тавышы яки арттан ботаклар сынган тавыш туктаткандыр, дип фаразлый ул. Ләкин аннары аю тагын һөҗүм итә. Бу юлы аны овчарка куркыта, эт өрә башлагач, аю китеп бара.

Ванесса трассага кадәр барырга көч таба, аннары акыллы сәгать ярдәмендә иренә шалтырата. Ул 10 көн хастаханәдә ята. Табиблар 30лап җөй сала, аның башы, аркасы, куллары, колагы яраланган, кулы сынган, диелә хәбәрдә.