Нинди ризыкларда коллаген күп була?
Дерматологлар коллаген күп булган ризыкларны атаган. Бу турыда «Вечерняя Москва» яза.
Коллаген тән тиресе шома, эластик һәм сәламәт булсын өчен кирәк. 30 яшьтән соң организмда коллаген күләме кими, еллар узган саен бу тизләнә генә. Дерматологлар тән тиресе эластик булсын һәм вак җыерчыклар чыкмасын өчен киңәшләр бирә.
Балыклардан коллаген ясалуга йогынты ясый торганы – сардина. Коллаген балыкның сөякләрендә һәм тәңкәләрендә була, шулай ук аночоусларда да коллаген күп. Аларны тулысынча ашарга кирәк. Сөләймән балыкның кыргый табигатьтә тотылганын алыгыз. Тиляпия һәм пангасиус та коллагенга бай экологик чиста балыклар булып санала.
Иртәнге ашка чикләвек һәм җиләкләр ашау – матурлык өчен файдалы аксымнар ясалу өчен шәп идея. Бөрлегән, кура җиләге, кара җиләк коллагенга һәм антиоксидантларга бай. Алар тән тиресен ирекле радикаллардан саклый. Ирекле радикаллар исә алдан картаюга китерә. Чикләвекләрдән миндаль, кешью, фисташки яхшы. Чикләвекләр һәм җиләкләрне солы боткасына салып ашау хәерле. Солы боткасы да коллаген чыганагы була.
Яфраклы яшел тәмләткечләр – шпинат, кәбестә хлорофиллга бай, ул антиоксидант үзлеккә ия, шулай ук коллаген ясалуга ярдәм итә.
Моннан тыш, күп итеп су эчәргә, спорт белән шөгыльләнергә, туйганчы йокларга кирәк, диелә хәбәрдә.