ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

11-12 августка һава торышы һәм ай календаре

0

11 августта Татарстанда болытлы һава торышы була. Көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшен була. Көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +19..+24˚ градус.

12 августта Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Урыны белән яшен була. Көнбатыштан уртача тизлектә, көндез 12, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр ясап куярга була. Кышлыкка сарымсак тырнаклары, суганчалы үсемлекләр утыртырга була. Яшелчә тозлау һәм маринадлау өчен уңай вакыт.