ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Слива белән какао кайнатмасы рецепты

0

Шоколадта тәмле слива кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг слива, 1 кг шикәр комы, 3 аш кашыгы какао.

Сливаны урталай ярырга, төшен алырга кирәк. Аннары шикәр комы һәм какао салып болгатырга, берничә сәгатькә калдырырга. Бу массаны кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта тагын 45-50 минут тотарга.

Әзер кайнатманы стерилизацияләнгән банкаларга тутырып алып куярга.

Чәегез тәмле булсын!