ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

«Ул чүкеч белән сукканда, әби намазда булган»: 93 яшьлек әбине үтерү эше судта карала

0

«Күршеләр буйлап дус хатынын эзләп йөргән, йортларның берсендә әбигә һөҗүм иткән»

Татарстанның Югары суды 54 яшьлек Ольга Спиридонова эшен тикшерә башлады. Ачыкланганча, аңа «психик тайпылыш» диагнозы куелган, шуңа күрә аны гаепләмиләр, ә җинаятен фаш итәләр. Суд аны, аеруча шәфкатьсезлек белән 93 яшьлек әбине үтергән өчен, мәҗбүри психиатрик дәвалануга җибәрү турындагы карарны карарга тиеш. Утырыш башланганчы Спиридонова үз адвокатына гаебен танымавын, корбанының йортына кермәвен һәм беркемне дә үтермәвен әйткән.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 17 ноябрендә, акылдан шашкан һәм исерек хәлдә булган Ольга Спиридонова Базарлы Матак авылында 93 яшьлек хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Сөембикә Хәлиуллина йортына керә.

«Спиридонова капканы ача, аннары өйгә керә, ишек ачык була. Ул аш бүлмәсенә уза, өстәл өстеннән чүкеч ала һәм яулык белән бәйләп кулына тота да зал бүлмәсенә керә. Хәлиуллина бу вакытта залда намаз укый торган була. Хатын, өендә чит кеше барлыгын сизеп, борылып карый. Ул вакытта Спиридонова чүкеч белән Хәлиуллинның башына 14 тапкыр һәм уң кулына 4 тапкыр китереп суга», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Сергей Якунин.

Шуннан соң Ольга Спиридонова, өйдән бернәрсә дә алмыйча, чыгып китә һәм тышкы ишекне йозак белән бикли.

Сүз уңаеннан, Ольга бу авылда яшәмәгән, күрше йортларның берсенә компания белән эчәргә генә килгән булган. Ә күршеләргә дус хатынын эзләп кергән.

«Чүкеч белән ул яраткан карамель кәнфитләрен вата торган булган»

Суд шаһитләрдән - социаль хезмәткәрдән һәм һәлак булучының улыннан сорау алды. Мәрхүм Сөембикә Хәлиуллинаның өч баласы, оныклары бар. Узган ел ул егылган һәм имгәнгән, шуңа күрә аның уллары һәр ике көн саен аның янына килеп, ашарга пешереп, өен җыештырып торган.

Фаҗига булган көнне дә улы әнисе янына килә. Ләкин ишектәге йозакны күргәч, әнисен өйдә юк дип уйлап, алып килгән пирогын верандада калдырып, эшенә китә. Бер-ике сәгатьтән әнисе янына аның энесе килә. Ул тәрәзәдән фонарь белән яктырта һәм идәндә кан эчендә яткан әнисен күреп ала.

«Мин эштә идем, миңа энем шалтыратты һәм хәлне аңлатты. Миңа полиция чакыртырга кушты, Мин полиция бүлегенә йөгердем, ул миннән йөз метр ераклыкта гына, мин аларга барысын да сөйләдем. Дежур частьтә миңа энемә шалтыратырга һәм йозакны ачарга куштылар, чөнки әни исән булырга мөмкин иде. Без наряд белән аның янына киттек. Өйгә кердек, бар әйбер дә үз урынында, өстәл генә бераз кузгалган иде. Әйберләрне дә алмаганнар», - дип сөйләде ул.

Социаль хезмәткәр үз чиратында әбине бөтенләй конфликтсыз кеше дип тасвирлый. Аның сүзләренә караганда, Хәлиуллинаның билгеле бер көн тәртибе булган.

«Мин килгәндә ул һәрвакыт шатлана иде, без аның белән сөйләшә идек. Мин ашарга пешерә һәм җыештыра идем, ә аннары китә идем. Аның ишетү белән проблемалары бар иде. Залда утырганда ул еш кына телевизорны кабыза, креслога утыра, ләкин аңа түгел, тәрәзәгә карый иде. Фаҗигага бер көн кала мин аның янына килдем, аның кулы авырту сәбәпле кәефе бик юк иде, ләкин ул бу турыда сөйләшергә теләмәде, шуңа күрә без теманы үзгәрттек. Тулаем алганда аның хәле яхшы иде», - дип сөйли ул.

Сүз уңаеннан, Сөембикә Хәлиуллина йортындагы чүкеч кухня кирәк-яраклары предметы булган дип әйтергә була - хатын карамель яраткан, әмма яше аркасында аларны тешләп ашый алмаган. Кәнфитләрне вату өчен аңа чүкеч кирәк булган.

Гаепләнүченең туганнары бар - әнисе һәм кызы, тик алар икесе дә судта Ольга Спиридонованың опекуннары булудан баш тарткан.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров