Дүрт ингредиенттан өчпочмак камыры рецепты
Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә 4 ингредиенттан гына өчпочмак камыры ясау рецепты белән уртаклаша.
Ингредиентлар: 250 грамм су, 200 грамм үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 550-600 грамм тирәсе он.
Камыр йомшак һәм сузылмалы килеп чыга. 15-20 минут ял иттерергә.
«Мае күп булуга карамастан, камыр бик яхшы ябыша һәм ачылмый. Камыры кетер-кетер була, йомшаграк булуын теләсәгез, пешеп чыккач өстен тастымал белән каплап торыгыз», – дип киңәш итә блогер.