ru24.pro
Новости по-русски
Август
2024

Антальяга ял итәргә барган ике турист хатын Төркиядән кайта алмый: полиция чыгармый

0

SHOT ике туристның Төркиядә күңелсез хәлгә юлыгуы турында яза. Мәскәүдән 48 яшьлек Светлана һәм 38 яшьлек Юлий 6 июньнән бирле Антальядан кайта алмый яталар. Хатын-кызлар әйтүенчә, аларны аэропортта полиция кыйнаган.

Хатыннарның версиясе мондый – алар Антальяга Домодедоводан очып килә. Кыюлык өчен аэропортта һәрберсе 200 грамм джин эчтек дип таныйлар. Эчеп бетермәгәнен пакетка салалар (джин дюти-фридан алына). Төркиягә килеп төшкәч, аракы салган пакетны тоткан Юлия чиктән уза. Светлананы чиктән уздырмыйлар, документлары тәртиптә түгел диләр. Юлия аның янына ярдәмгә килә. Инглизчә дә, төрекчә дә белмәү сәбәпле, Юлия телефоннан танышына шалтыратып, ярдәмгә берәрсен чакырмакчы була. Әмма полиция, үзләрен видеога төшерә дип уйлап, аның телефонын тартып алар. Хатын-кызлар тавыш куптара, әйберләрен кайтармакчы булгач, төрткәләшә башлыйлар. Полиция аларны каты кыланып тоткарлый – берсенең хәтта тырнакларын куптаралар. Богаулар кидереп, бүлеккә алып китәләр.

Туристлар әйтүенчә, камерада аларны полиция битләренә, тәннәренә сугып кыйнаган.

Икенче көнне аларга суд була – аларга илдән чыгар өчен виза ябыла. Ә полициягә каршылык күрсәткән өчен әле суд булмаган – анысы өчен 3 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

Илчелектән адвокат сорагач, алардан 7 мең евро сораганнар.

Төркия полициясенең исә фаразы бөтенләй башка – алар исерек хатыннар беренче булып тавыш чыгарды һәм беренче булып сугыш чыгарды дип бара.

Юлиягә инде суд булган, аңа илдән чыгарга рөхсәт биргәннәр, әмма Светланага әле суд булмаган. Судның кайчан булачагын да әйтмәгәннәр – судьялар җәйге ялда икән, шуңа расписание билгеле түгел. Юлия дустын ялгызы калдырып кайтып китмәгән. Туристларның инде акчалары беткән, алар нишләргә дә белми журналистларга зарланган. Акчалары булмау сәбәпле, алар иң арзанлы урыннарда кунып, күчеп йөрергә мәҗбүр. Алар инде мондый ялдан гарык – әмма бу проблемаларының очы да, кырые да күренми.