ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

1 августка һава торышы һәм ай календаре

0

1 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә бераз яңгыр явачак, яшен була. Көндез яңгыр, кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның як-ягыннан үсеп чыккан үсентеләрен өзеп ташлау өчен уңай вакыт. Бакча җиләге мыекларын күчереп утыртып, яңа түтәлләр ясарга була. Көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләкләрне көл һәм комплекслы ашламалар белән ашларга була.