ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

«Ришат 2 җыр җырлады да югалды»: Ришат Төхвәтуллин туган авылында төнге концерт оештырган

0

Ришат Төхвәтуллин туган авылы Карамалы Гобәйдә ачык һавада төнге концерт оештырган. Анда Элвин Грей, Марат Яруллин, Раяз Фасихов, Алия Төхвәтуллина, Әбри Хәбриев һәм башка артистлр катнашкан. «Җәйге очрашулар 2024» дигән концерт меңләгән тамашачы җыйган. Кешеләр Татарстаннан да, ерак шәһәрләрдән дә килгән.

  • Ришат Төхвәтуллин авылындагы концерт турында: «Илдар Хәкимов ел саен бушка куя иде»

Концерттан соң Ришат Төхвәтуллин тамашачылары, хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнарына рәхмәт белдереп пост язган. Һава торышының да яхшы торуына сөенүен әйткән. Шулай ук халыктан бу концерты турында фикерләрен дә сорашкан.

Концертны күпләр бик ошаткан. Кемнәрдер хәтта көтеп тә алган. Ә кайбер тамашачы киләсе елда булачак концертны оештыру эшен башкачарак итәргә дигән киңәшләре, фикерләре белән уртаклаша.

«Концерт начар булмады. Әмма төп артистка төн уртасында гына чыгу – ерактан килүчеләргә хөрмәтсезлек. Ришат янына дип 300 км килдем, тик рәхәтләнеп тыңлый алмадым»;

«Минем дә концерт башында Ришатны тыңлыйсым килгән иде»;

«Концерт башында ул 2-3 җыр җырлады. Концерт бер сәгатькә соңарып башланса да, миңа бу ошамады. Башка артистларны, юморчыларны беркем дә туктатып тора алмый. Шәхсән мин бит аларны карарга килмәдем. Ришат җырлаганда һәм Виталий уйнаганда ләззәт алам. Ерак юлдан килеп, шуны тоймый китү бик үкенечле»;

«Сезнең белән килешәм. Без Татарстаннан 8 сәгать килдек, Ришат 2 җыр җырлады да югалды. Без 23.00 дә киттек, чөнки кире кайтасы бар. Җитмәсә, 1 сәгатькә соңрак башладылар», – дип язалар тамашачылар.

«Концерт бик ошады, артистлар күп, мәйдан бик зур, спецэффектлар шәп» дип язган тагын бер тамашачы, һәм тамашаның җитешсез якларын язып чыккан. Ул да концертның соң башлануына, моны тамашачыга хөрмәтсезлек итеп кабул итүенә, Ришатның чыгышлары аз булуга, меңләгән кешегә ике генә бәдрәф куелуга, чүп савытлары булмауга зарлана.

Видео Ришат Төхвәтуллин аккаунтыннан.