ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Савыт-сабаны, су савытын төнгә капламый калдырсаң, ни була?

0

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында савыт-сабаны каплап йөрү турында аңлата.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Савыт-сабаны каплагыз, су салынган савытны ябыгыз, дөреслектә, ел эчендә авыру иңә торган бер төн бар, һәм берәр савыт капланмаган хәлдә калса, ул (авыру), һичшиксез, шуның эченә үтәр» (имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

Тимергали хәзрәт бу турыда җомга көнне язды.

«Җомга көне мөбарәк булсын! Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен, авыруларга шифаларын бирсен иде», – ди ул.