ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева әтисенә җавап итеп: «Мине бары тик әнием тәрбияләде»

0

Күптән түгел социаль челтәрләрдә фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның Сочида әтисе белән төшкән фотолары чыккан иде. Бүгенге көндә Камилә анда чыгыш ясый. Камиләнең әтисе, «Кырымның диңгез пехотачылары берлеге» Равил (Валерий) Рамазанов «Спорт24» сайтына интервью да биргән. Спорт матбугат чарасына хәрби кызы белән үзара мөнәсәбәтләре һәм Камиләнең киләчәккә планнары белән уртаклаша.

Фото: © https://sport24.ru/

Равил Рамазанов интервьюда кызы Камилә Вәлиева белән 10 елга якын күрешмәүләрен сөйли. Аның сүзләренчә, озак аралашмый торуларына аның хезмәт географиясе киңлеге һәм Камиләнең даими тренировкаларда булуы сәбәпче.

Равил Рамазанов журналистларның Камиләнең отчествосы буенча биргән соравына да ачыклык керткән. Үзенең исеме Равил булып, Камиләнең «Валерьевна» йөрүе турында ул: «Равил – татарча исемем, паспорт буенча мин Валерий. Шуңа күрә Камиләнең дә отчествосы шундый», – дип җавап биргән.

  • Камилә Вәлиева «Валерьевна» йөрсә дә, чынлыкта әтисе Равил исемле татар

«Мин аның уңышларын күзәтергә тырыштым. 6 яшендә ул әнисе белән Мәскәүгә китте, анда интернат-мәктәпкә һәм Этери Тутберидзе төркеменә эләкте. Ә анда һәр көн тренировкалар һәм дәресләр, бик кырыс график. Кызым махсус график белән яшәгәнгә, аның белән очрашып булмады», – дигән ул.

Шулай ук Равил Рамазанов кызының Пекиндагы Олипиадада чыгыш ясавын дулкынланып күзәтүен әйткән. «Ул барысын да оста башкарып чыкты. Бу хәл булгач (Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепләделәр) сүзсез калдым. Минем һәм башкалар өчен Камилә – җиңүче, ул алтын медаль отты! Мин бик нык борчылдым, шуның аркасында, хәтта, аңа шалтыратып, юату сүзләре дә әйтә алмадым. Бу аңа юаныч китермәс тә иде. Шул халәтендә аны борчыйсым килмәде. Бу – ябык тема. Хәзер дә шәхси аралашуыбыз өчен вакыт бик аз», – дигән әти кеше.

Ләкин әлеге интервьюга карата Камилә Вәлиеваның үз фикере бар. Әтисе бу әңгәмәне кызы белән киңәшләшмичә генә эшләгән, күрәсең. Камилә моңа битараф кала алмаган. Ул, әтисе сөйләгәннәргә җавап итеп, социаль челтәрләрдә пост урнаштырды. Спортчы үзенең бердәнбер якын кешесе – бары тик әнисе булуы хакында яза.

«Гадәттә, мин шәхси тормышым турында бернинди комментарий да бирмим. Әмма бүген интернет киңлекләрендә, имеш, мин һәм минем алга планнарым турында интервью дөнья күрде. Шуңа бәйле рәвештә, мин тагын бер кат әниемне ничек яратуымны искә төшерергә теләр идем! Аңлы тормышымда мине бары тик әнием генә тәрбияләде, минем киләчәгем өчен борчылды, шушы еллар дәвамында минем өчен иң зур таяныч һәм терәк булды. Бары тик әнием генә минем чын һәм яраткан гаиләм», – дип язды фигуристка.

  • Камилә Вәлиеваның туганнары: «Шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан сындырдылар аны»

Фото: © социаль челтәрләр