ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

«Җәлилчеләр җире»: Башта авылларда бер Гөлүзә йөрсә, инде 3 олпат шәхес килеп төшсен әле!

0

Гөлүзә, син «Интертат»та «Җәлилчеләр җире» рубрикасын алып барасың – җәлилчеләрнең туган якларына чыгып, алар туган төбәкнең бүгенгесен барлыйсың, батырларның истәлеген яңартасың. Хәзер бу темага безнең олпат язучыларыбыз өчлеге дә алынды: Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин да җәлилчеләр туган якларда йөриячәк. Ничек уйлыйсың, төрле буын кешесендә җәлилчеләргә төрлечә караш булырга мөмкинме? Синең буын өчен кем ул җәлилчеләр?

Җәлилчеләргә барыбыз да бер төрле карыйбыздыр. Без мәктәптә укыганда Җәлил белән Алишны белә идек, башкаларын өйрәнмәдекме икән, әллә мин белмәдемме – хәтерләмим. Җәлилчеләр турында гомуми мәгълүмат белсәм дә, аларның фамилияләренә дә игътибар иткәнем булмаган.

Мөгаен, бу проект мәсьәләсендә олпат язучылар белән минем аерма шундадыр – алар җәлилчеләр актив өйрәнелгән чорга якынрак. Ә мин үскәндә, бу теманың активлыгы кимегән иде булса кирәк.

Бу проектка алыну минем өчен, беренчедән, шул алынмый калган белемне алу булса, икенчедән, зур сынау, заманча итеп әйтсәк, үзем өчен «вызов» булды. Бу теманы өйрәнгәндә, башы киселгән 11 татар улының язмышын күңелемнән үткәрдем кебек. Авылларга чыга башлагач, җәлилчеләр язмышына битараф булмаган, аларның истәлеген сакларга тырышкан кешеләрне очраттым. Алар – өлкән буын, әлбәттә. Аларның эшчәнлеген күреп, ничек тә булса ярдәм итәсе килә.

Әлбәттә, бөтен авылларда да алай түгел, мин кызганыч очракларга да тап булдым, кайдадыр белмиләр дә. Шундый җирләрдә дә онытылган тарихны яңартасы иде.

Журналистның эше мәгълүмат бирү дип кенә тукталмыйча, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешсәк – рәхәт бит инде. Үзеңнең җәлилчеләр эзеннән йөрүләреңнең нинди нәтиҗәсен күрәсең?

Әлегә зур нәтиҗәләргә ирештем дия алмыйм. Әмма өметләр бар. Мәсәлән, Башкортстанның Турай авылында фермер Раил Латыйпов җәлилче Гариф Шабаевка һәйкәл куйдырткан. Гап-гади фермер, бер карасаң. Бәлки, аның үрнәгендә безнең фермерлар, эшмәкәрләр дә үз төбәкләренең каһарманнары исемнәрен мәңгеләштерә башларлар. Мин дә шулай эшли алам, дигән «ак көнләшү» була ала бит. Шул авылда җәлилчене шулай зурлаганнар икән, нишләп без дә шулай итә алмыйбыз, дип тотынсалар, мәсәлән.

Фермер Раил Латыйпов белән

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Олпат язучыларыбызның да шушы проектны тирәнәйтергә алынуы да нәтиҗә түгелмени? Башта ул авылларда бер Гөлүзә йөрсә, хәзер 3 зур язучы – татарның 3 бөек шәхесе килеп төшсен әле! Алардан соң, бәлки, тагын да зуррак кешеләребез барып җитәр.

Ничә каһарманны йөреп чыктың әле?

Татарстанда, Башкортстанда һәм Мари-Элда 8 җәлилченең авылында булдым. Муса Җәлилнең авылында булырга өлгермәдем. Тагын 2 җәлилче калды – алары бераз катлаулырак очрак.

Син булганнарда кайсыларының истәлеге яхшы сакланган да, кайсылары «плачевный» хәлдә?

Мари-Элның Куян авылында Гайнан Кормаш исемендәге мәктәп бар, элмә такталар бар. Каһарманны беләләр, зурлыйлар.

Сарман районының Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәновның музее бар, музей алдында бюст тора. Авыл урамына исемен бирү теләген белдерделәр. Димәк, биредә дә хәтер саклана.

Абдулла Алишның музее Болгарда булуын беләбез, авылында музей юк, мәктәптә дә балалар нык кимегән, мәктәп ябылмасын иде, дип куркып торалар. Ни кызганыч, Абдулла Алиш авылында шундый хәлләр.

Абдулла Алишның йорт нигезе

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында Абдулла Батталның абыйсы Салих Батталның музее бар. Шунысы кызык: Абдулла Баттал авылына барганчы, мин «Җәлилчеләр җире» проектын шактый эшләгән идем инде, һәм ул авыл кешеләре минем киләсемне көтеп торганнар икән. Шундый рәхәт булып китте инде шулай җылы каршы алгач. Авылда һәйкәл юк, һәм халык аны сорамый да. Һәйкәлгә ихтыяҗ юк, алар, хәтерне болай да саклыйбыз, диләр.

Олы Тигәнәле авылында

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

3 җәлилчебез эзеннән Башкортстанга – Кыргыз Миякәгә, Мәләвезгә һәм Ярмәкәй районына да бардым.

Башкортстанның Мәләвездә Фоат Булатов турында һәйкәл генә түгел, бернинди дә элмә такта да юк иде. Район үзәге булган Мәләвезнең туган як музеенда да газета кисәкләрендәге мәгълүматтан башка аерым стендлар да юк. Җәлилче район үзәгеннән булгач, мәгълүмат таркау, диимме соң, урамда очраган кешеләр дә белмиләр.

Галләнур Бохараев турында Кыргыз Миякәдә азмы-күпме мәгълүмат бар. Бохарай тавы дигән тау бар – азмы-күпме аваздаш сүз бит инде. Бюст та куелган.

Гариф Шабаев турында алдарак әйттем – җирле фермер һәйкәл куйган.

Әле җәлилчеләр белән тиңләштерелгән шәхес – Рәхим Саттар авылында – Башкортстанның Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында да булдым. Анда авылда Рәхим Саттар исемен йөрткән урам да бар. «Шул урамга булса да асфальт кертсеннәр иде», – дигән теләген белдерде халык.

Олпат язучыларыбыз белән яңа гына Мордовиядә Әхмәт Симай авылында булып кайттык. Истәлек мәсьәләсендә бу – арада иң кызганыч тарих. Усть-Рахмановка – бик кызганыч хәлдә калган авыл. Трассадан төшкәч, авылга урман арасыннан 8 чакрымлап керергә кирәк. Ләбиб абый: «Бу урыннар Суслонгерны хәтерләтә», – диде. Борылышлар белән керәсең дә керәсең, ниһаять, йорт түбәләре күренә башлаганга шатландык. Анда мәктәп тә, кибет тә – бернәрсә дә юк. Авылда быел 5 кеше кыш чыккан. Берсенең снегоходы бар икән, кышын кибеттән аласы әйберне ул алып кайткан. Авыл үзе дә чытырманлык эчендә, шул чытырман арасыннан барып, чәчәкләргә күмелгән ишегалларына килеп чыгасың. Ул авылда татар кешеләре дә аз калган. Әмма кешеләр бу авылдан җәлилче Әхмәт Симай чыкканны белә.

Нигезе бармы соң? Нигезен күрсәтә алдылармы?

Урынын күрсәттеләр. Ул чытырманлык инде, анда бернәрсә дә калмаган, һәм ул урынны шул кешеләр генә белә, билгеләп куелмаган.

Тагын шул да кыенлык тудырды: Мордовиядә ике Усть-Рахмановка икән. Ул авылдан кешеләр күченеп утырган да, яңасын да шулай дип атаганнар. Без башта шушы икенчесенә барганбыз, ә анда аны беркем дә белми. Аннары Тенишево авылыннан татар теле укытучысы булган апа аңлатты. Әле шул тирәдә Иске Синдоровка авылы да бар. Әхмәт Симай анда укыган. Ул мәктәптә элмә такта бар. Бу – мукшы авылы. Шушы мәктәп җәлилче турында истәлекләрне саклый. Безгә тарих һәм физкультура укытучылары сөйләде. Белсәгез иде аларның ничек канатланып сөйләүләрен! Шушы мордва агайлары саклый татар кешесе турында хәтерне! Мәктәп эчендәге музейда мәгълүмат саклана, балалар конференцияләр өчен язмалар әзерлиләр.

Заманында Абдулла Алиш истәлеген кадерләп саклаучы туганнан туганы Илсөяр Сөнкишева бар иде. Бүген җәлилчеләрнең хәтерен саклаучы шундый кешеләр бармы әле?

Абдулла Батталның нәсел дәвамчысы Фәрит абый Батталов бар. Башкаларны әйтә алмыйм. Мин очратмадым.

Чираттагы сәяхәтең кайда булачак?

Хәзер Ташкентта туган Фоат Сәйфелмөлеков һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Әхәт Атнашев истәлеген яңартасы иде. Әлбәттә, Оренбург өлкәсендә Муса Җәлил туган якларында да буласым килә. Җәлил авылында безнең олпат язучыларыбыз булып, бирегә беренче тапкыр Муса Җәлилнең кызы Люция ханымны китерә алдылар. Бу – Вахит абый белән Ләбиб абыйның зур эше.

Фоат Сәйфелмөлеков һәм Әхәт Атнашев мәсьәләсендә эш катлаулырак, чөнки алар шәһәр җирлегендә туган, монда җәлилчеләр истәлеген саклаучылар юк, һәм хәтер мәсьәләсендә без беркемгә дә өметләнә алмыйбыз. Каһарманнарның авылдан чыгуы аларның истәлеген сакларга булыша әле. Бу яктан караганда, авылдан чыгуның бер өстенлеге бар.

Мин Үзбәкстанда яшәүче татар галименә дә чыгып карадым, әмма ул да миңа бик ярдәм итә алмады, мәгълүмат юк.

Гаҗәп инде, шул гомердән бирле безнең галимнәребез бу җәлилчеләр тарихын өйрәнмәгәнме икәнни? Бәлки, алар Үзбәкстан һәм Казахстанга Татарстаннан күчеп киткән кешеләр булырга мөмкин бит, аларның нәсел очларын Татарстаннан табарга мөмкин.

Бәлки, олпат язучыларыбыз бу темага Бөтендөнья татар конгрессын да җәлеп итеп, җеп очы табылыр, бу каһарманнарыбыз өйрәнелер. Әлегә минем ялгызым гына «тешем үтмәгәнне» алар белән бергә ерып чыгарбыз.

Гөлүзә, бүгенге вазгыятьтә авылларның бетә баруын да истә тотсак, җәлилчеләр истәлеген саклауның нинди вариантларын күрәсең? Истәлек саклауны авылларга гына йөкләргәме?

Күпмедер дәрәҗәдә авыл җирлеге эшләргә тиештер. Яки Гариф Шабаевка һәйкәл куючы фермер кебек, каһарманның истәлеген күтәреп чыгучы кешеләр дә табылырга мөмкин. Мин аның белән сөйләштем. «Бу хыял әдәбият дәресендә туган иде», ди. Ул шушы хыялын тормышка ашырган. Димәк, истәлекләрне саклауда мәктәпләрнең һәм укытучыларның роле зур – бары тик мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белергә генә кирәк. Тарих укытучылары, миңа калса, бу юнәлештә актив эшли ала һәм эшләргә тиештер дә. Алар укучыда хыял, максат уята ала.

Авыллар һәм районнар өчен каһарманның исеме инфраструктураны яхшырту өчен сәбәп тә була ала бит әле. Авыл һәм район җирлеге бездә шундый җәлилче туган, аның исемен мәңгеләштерик, аның өчен безгә шулар-шулар кирәк дип мөрәҗәгать белән чыга ала.

Бу авылларга керү юлында җәлилче авылы яшәвен белдергән юл күрсәткечләр куеп буладыр.

Ә инде киңрәк итеп алганда, бәлки җәлилчеләр туган авылларда тормыш кайнап алсын өчен, аларны үзара тоташтыра торган проектлар уйлап табаргадыр. Монда бу авылларны шефлыкка алучы ниндидер оешма яки кешеләр кирәк инде. Шулар аша мәгълүмат иганәчеләргә дә барып җитә ала.

Бәлки, бу эш белән Җәлил музее шөгыльләнә аладыр. Хәзер бит музейлар мемориаль йорт вазифасын гына башкармыйча, шактый киң эшчәнлек алып бара башладылар.

Музей мөдире Нәзирә апа Фәттахова белән сөйләшкән бар, ул алар турында сөйли ала. Ләкин бөтенесен Җәлил музеена йөкләп, анда сыйдыру дөрес булырмы икән?

Олпат шәхесләребезнең «11 батыр» проектына зур өметләр баглыйсыңмы?

Әйе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәрирре Рөстәм Галиуллин Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «11 батыр» дип аталган проект башладылар. Бу проект Җәлилчеләр авылларын йөреп чыгудан гыйбарәт. Безнең максатлар тәңгәл килә дия алабыз. Мин журналист буларак, нәрсә күрдем – шуны яздым. Ә тарихны тирәнрәк белгән олпат шәхесләребез башкачарак караш белән барачак. Алар каһарманнарыбызның нәселләре белән дә кызыксынырлар, мәсәлән. Ягъни, алар мәгълүматны бөтенләй башка төрле төсмердә бирә алалар.

Аларның Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә эшләве зуррак нәтиҗәләргә китерер. Ләбиб абый бу идея белән 2012 елдан бирле йөрүен әйтте. Вахит абый да «Мәдәни җомга»да минем «Җәлилчеләр җире» проекты язмаларын кулланганы бар. Димәк, безнең проект аларга бу эшкә алынырга сәбәпче булгандыр. Мин бик шат аларның бу эшкә алынуына – Бөтендөнья татар конгрессы дәрәҗәсендә нидер эшләнсә, бик яхшы булыр иде. Мин аларга үзем белгән мәгълүмат белән бик рәхәтләнеп уртаклаша алам.

Бу мәсьәләдә бөтендөнья татар конгрессыннан без нинди нәтиҗәләр көтә алабыз?

Аларның элемтәләре һәм ресурслары күбрәк. Алар республика һәм бөтен татар дөньясы югарылыгында ниндидер чаралар үткәрә ала. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашуларда үз чыгышларында бу теманы телгә алса да яхшы булачак.

Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән күпме төбәктә Муса Җәлилгә бюст ачылды. Башка җәлилчеләрне дә үз туган төбәкләрендә шулай күтәреп булыр иде. Бу аларның кулыннан килә. Һәйкәлләр, бюстлар, элмә такталары, урам исемнәре мәсьәләсендә алар бу эшләрне җиңелрәк башкарып чыга алыр иде. Аларның көчле командасы бар. Минемчә каһарманнар темасы бүгенге вазгыятьтә бик урынды булыр иде.

Бүгенге яшь буын өчен һәйкәл-бюстлар кызыклымы? Синең үзеңә, мәсәлән.

Һәйкәлне күргәч, бу кем дигән сорау туып, кеше кызыксынып китәргә мөмкин. Бәлки, бүгенге көн өчен һәйкәл иң кулай алым да түгелдер, ләкин ул булырга тиеш дип саныйм.

Шәхсән мин истәлекне саклау өчен шул шәхес исемендәге премия тәкъдим итәр идем. Бөтендөнья татар конгрессы һәм безнең олпатларыбыз алынган икән, шушы авыл яки район мәктәпләрендә укучылар арасында шәхес исемендәге премия булдырырга мөмкин. Әллә ни зур сумма да соралмый, андый гына иганәчеләребез бардыр – татар халкы әле корымаган.

Абдулла Алиш исемендәге һәм Муса Җәлил исемендәге республика премияләребез бар. Шушы үрнәктә район һәм мәктәп премияләрен гамәлгә куеп булыр иде шул. Димәк, каһарманның исеме ешрак кабатланачак. Әйткәнемчә, Башкортстанның Турай авылында фермер мәктәпкә үз премиясен бирә. Андый кешеләр тагын бардыр ул, эзләргә генә кирәк.

Ләкин икенче яктан, бу бит шул якта сакланган хәтер турында гына. Киңрәк алганда тагын нәрсә эшләп була дигән сорау кала.

Ул хакта өч олпатыбыз белән бергә утырып уйларсыз.

Уйларга гына күп вакыт та калмады. Быел август җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә - 80 ел. 25 августта җәлилчеләр турында чаралар күбрәк булсын иде. Түгәрәк өстәләр, марафоннар, акцияләр... Аларның бишесе шагыйрь дә булган, бәлки, шигырьләрен китаплар итеп чыгарыргадыр. Бәлки, Казанда, Әлмәттә яки Чаллыда аллея булса да булдырыргадыр...

Бу проектың буенча алга таба планнарың?

Бу проектны йомгаклап куярга кирәк. Әмма чит илгә – Казахстанга һәм Үзбәкстанга чыгып китеп кенә мәгълүмат табып кайта торган очрак түгел, мине мәгълүмат белән көтеп торучы юк, әлегә мин эзләнүдә – кызыксынучан кешеләр бар, алар табылыр. Башкарып чыгармын дип уйлыйм.

Кызыксынучан кешеләр дигәннзн, шушы проект барышында Оренбургтан Гөлсем Асяева дигән бер ханым белән танышкан идем. Аның Германиядә Муса Җәлил җирләнгән җирдән туфрак алып Муса Җәлилнең әнисе каберенә туфрак салырга дигән идеясе бар һәм ул аны тормышка ашыру нияте белән яши. Җәлилчеләрнең җирләнгән урыны булмаса да, шул территориядән булса да туфрак алып кайтырга дигән максат куйган.

Проектны эшләгәндә җәлилчеләр янәшәсендә булган Рәхим Саттар турында фильм чыкты, Дидар Оразов дигән егетебез шул фильмны чыгарган. Безнең шундый кешеләребез бар бит әле. Шуңа бу теманың кабынып китәсенә өмет зур.

«Җәлилчеләр җире» – Абдулла Алишның Көек авылы: «Мәктәпне дә ябып куйсалар, бетәбез»

«Җәлилчеләр җире» – Олы Тигәнәле авылы: Абдулла Батталга бер һәйкәл дә юк (яки кирәкме?)

«Җәлилчеләр җире» – «Фоат Булатов исеме Мәләвездә бер җирдә дә язылмаган, белмиләрдер...»

Җәлилчеләр җире - Куян авылы: Гайнан Кормашевның ачылмаган мәхәббәт тарихы

Җәлилчеләр җире: Башкортстанның Иске Турай авылы фермеры Гариф Шабаевка бюст куйган

«Җәлилчеләр җире» – Иске Кәшер авылы: «Зиннәт Хәсәнов урамы кирәк, күрше авылда бар бит»

Җәлилчеләр җире – Кыргыз-Миякә: «Галләнур Бохараев исемен халыкка тарата алдык»

«Җәлилчеләр җире» – Рәхим Саттар туган Чишмә районы: «Урамына асфальт салсалар иде»