ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Зәринә Хәсәншина энесен 1 айга армиягә озаткан: «Елап беттек»

0

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның энесен кыска вакытлы армия хезмәтенә җибәргәннәр.

«Рәзилне бер айга армиягә озаттык бүген. Укыган җиреннән шулай җибәрәләр. Чүт соңга калмадык, ярый әле өлгердек. Елап беттек», – дип яза ул сторисларында.

Зәринә Хәсәншина әнисенең Рәзил белән телефоннан сөйләшергә тырышуын да төшереп алган. «Номерың шушымы әллә хәзер улым? Сиңа шалтыратырга ярыймы соң, үзең генә шалтырата аласыңмы? Өзелде, тотмый», – дип борчыла Фәнисә апа.

«Сугышка балалары, ирләрен җибәргән кешеләрнең хәле мең тапкырга авыррак икәнен аңладык», – дигән Зәринә Хәсәншина.