ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Гөлнара Тимерҗанова гаиләсендә туй көтелә

0

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова гаиләсендә тиздән шатлыклы вакыйга булачак. Аның улы Идел сөйгәне белән гаилә корып җибәрергә булган.

«9 августта улым Идел өйләнә. Никах – булачак хатынының туган ягы Әлмәттә, туй Казанда була.

Улыма 25 яшь. Киленем Адель 2 яшькә кечерәк. Быел университет тәмамлап, технолог һөнәрен үзләштерде. Кызым кебек күрәм, икебез бер уйда», – дип сөйләгән Гөлнара Тимерҗанова «Ирек мәйданы» газетасына.