ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьләгәннәр: «Авыл клубындагы кебек хәзер концертларың»

0

Салават Фәтхетдинов мотоцикл иярләгән, артына баянчылары Альфред Якшимбетов һәм Илфат Шәеховларны да утырткан. Җырчы халыкны, әнә шулай үзенчәлекле итеп, үзенең Камал театрында узачак концертларына чакыра.

«Дуслар, безнең репетицияләр башланды. Быел репетицияләр авылда барачак. Ни өчен икәнне беләсегез килсә, Камал театрына килегез. 1 августтан башлап, примерно 18енә кадәр тамашалар булачак. Шунда барысын да күрерсез», – дип, шәп концерт программасы вәгъдә итә ул тамашачысына.

«Примерно киенеп, примерно 18енә кадәр бер килеп, примерно утырып китәргә инде», – дип шаярткан, «примерно» сүзен шундый күп кулланучы остазын Данир Сабиров.

«Талларга кунды сандугач, мин аны эзлиммени. Салават керде күңелгә, җырламый түзиммени. Киләбез!», «Ут» булачак», «Һичшиксез киләбез», – дип яза Салаватның концертын дүрт күз белән көтеп торучылар.

«Салават, тагын ике баянчымы? Яшь малайлар кебек, флешкага язылган көйгә 2 баянчы куеп җырларга. Өченче ел барып күрдем дә күңелем кайтты. Татарның Салаваты бит инде син, институтта профессор. Авыл клубындагы кебек хәзер концертың. Син бит инде мескен түгел, 5-6 кешедән торган оркестр ялламаска, Казан концертларына булса да. Дөрес аңлагыз, мин үзем дә авыл кызы, мәдәният институтын бетермәдем. Ләкин безнең Салават югары булырга тиеш. Бу – минем генә түгел, күпләр фикере», – дип шелтә сүзләре белдерүче ханым да табылган.

Ә сезгә Салават Фәтхетдиновның соңгы еллардагы концертлары ошыймы?