ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Рөстәм Нәбиев: «Иптәшләремнең газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым»

0

Блогер Рөстәм Нәбиев үзен ике аяксын калдырган куркыныч көн вакыйгаларын искә ала. Бүген – 24 егетнең гомерен алып киткән Омскида казарма җимерелү фаҗигасенә төгәл 9 ел.

«Бүген – безнең казарма җимерелеп, минем тормышым икегә бүленгән көн. Мине җимерекләр астыннан иң соңгы тартып чыгардылар. Мин исән калдым. Миңа икенче мөмкинлек биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен.

Мин бу фотода – казарма җимерелгәнчегә кадәр.

Ә монда – бу вакыйгадан соң.

20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичердем, 7 көн комада яттым. Ике аягымны да кистеләр. Госпитальдә 11 ай булдым …һәм яңа тормыш башланды.

Ә менә бу 24 хезмәттәшем мәңгелеккә шунда ятып калды.

Видеоларны караган саен, ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне искә төшерәм. Мин үз аңымда идем, иптәшләремнең ничек газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым һәм үземне дә исән калмам дип уйладым.

Хәзер исә тормышның кадерен белергә кирәклеген аңлыйм. Минем башкача яшәргә хакым юк», – дип яза Рөстәм.