ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

«Кыздырылган тимер, таяк белән тәрбия». Уфадагы фатирда 16 баланы мәсхәрәләп асраганнар

0

Уфадагы бер фатирда законсыз рәвештә җәберләнгән балалар яшәве ачыкланган. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларның ата-аналары Россиядә легаль яшәми. Бу турыда «Башинформ» яза.

Тәне имгәнгән 14 яшьлек малайны хастаханәгә китерәләр, хастаханәдән бу турыда полициягә хәбәр итәләр. Урынга полиция хезмәткәрләре бара. Баланың Ленин районындагы өйдә имгәтелүе ачыклана.

«Бу фатирда балигъ булмаган яшьтәге 16 бала була. Аларның ата-анасы Россиядә миграция законнарын бозып яши. Бинада балаларга карата тыелган тәрбия чаралары кулланганнар. Хәзер балигъ булмаган балаларны социаль учреждениеләргә урнаштырдылар», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, арендага алынган өйдә 4тән 16 яшькә кадәрге 16 баланы озак вакыт дәвамында тоталар. Аларның бер өлеше – Таҗикстан гражданнары. Биредә балаларга карата системалы рәвештә законсыз тәрбия ысулларын кулланалар, шул исәптән вәхшиләрчә. Балаларны кыйныйлар, мәсхәрәлиләр. Үсмерләрнең берсе кача һәм, якындагы кибеткә кереп, ярдәм сорый. Ике «тәрбияче»-мигрантны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Биредәге телеграм-каналлар белешмәсе буенча, балаларны Миловкадагы фатирда тапканнар. «Тәрбиячеләр» – Таҗикстаннан 2 мигрант – балаларга радикаль фикерләр өйрәтә, резина таяклар белән кыйный, кыздырылган тимер белән пешерәләр, диелә «Башинформ» хәбәрендә.