ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Ничә кыз бала тудырып тәрбияләгән кешенең җәннәттә урыны бар?

0

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһиссәләм: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – дип әйткән.

Шулай ук: «Кеше 3 кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар», – дигән.

Гаиләнең дәвамы – балалар. Милләтнең киләчәге дә – балаларда. Алар булмаса, милләтнең тамыры өзелә, һәм ул җир йөзеннән югала.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас», – дип әйткән. Кешедә булырга тиешле иң зур байлык – тәрбия һәм әхлак гүзәллеге, диелә бу хәбәрдә.