Белгечләр торак бәяләре турында: «Фатирларның бәяләре төшүен көтәргә кирәкми»
«Яңа төзелгән фатирларның бәясе икенчел базарга караганда күпкә югарырак, әмма киләчәктә бу үзгәрергә мөмкин»
– Әгәр фатир 7 500 000 сум тора икән, аның өчен беренчел взнос 10 проценттан башлана. 10,01 процент икенчел торак базарында җитәрлек булачак, ягъни 750 750 сум. Яңа төзелешләр базарында беренчел взнос 20,01 проценттан, яки 1 500 750 сумнан. Ләкин, күп очракта фатирның нинди базарда сатып алынуына карамастан, түләү 20,01 процент тәшкил итә. Шуңа күрә нәкъ әлеге параметрлар буенча исәпләнелде, – дип яза «Челнинские известия» порталыннан Алексей Першин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Үзәк Банкның төп ставкасы хәзер 16 процент тәшкил итә – бу ведомство коммерция банкларына кредитлар бирә торган минималь процент. Ипотека буенча төп процент хәзер еллык 18 проценттан тора. Һәм бу төрле таләпләр үтәлгән очракта: милекне иминиятләштерү һ.б.
Шуның нигезендә банктан алган кредит 5 999 250 сум тәшкил итә. Ипотека 30 елга рәсмиләштерелсә, айлык түләү аена 91 883 сумнан 113 624 сумга кадәр булачак (банкка бәйле рәвештә).
Хәзерге вакытта Чаллыда күчемсез милек базарында яңа төзелгән фатирларның бәясе икенчел базарга караганда күпкә югарырак, әмма киләчәктә бу үзгәрергә мөмкин. Дәүләт ярдәмен бетерү яңа төзелгән фатирларга ихтыяҗ тууга тәэсир итәчәк.
«Әлбәттә, сорауга тәэсир итәчәк. Күпме кеше елына 20-22 процент белән ипотекага фатир сатып ала алыр икән? Бик күп кеше түгел», – дип билгеләп үтте «Камгэсэнергострой» генераль директоры Альберт Петров.
-
Яңа фатир алырга теләүче кайбер гаиләләр өчен ташламалы ипотека озайтылды
«Бездә торакка ихтыяҗ бар»
«Бу чараларның барысын да Үзәк Банк базарны «суыту» өчен үткәрә, һәм, минемчә, бу максатлар тормышка ашырылачак: яңа төзелешләр базары акрынайтылачак. Ләкин тулысынча тукталып калмаячак. Бездә торакка ихтыяҗ бар», – дип билгеләп үтте «ДОМКОР» коммерция директоры Евгений Александров. Шулай ук ул, ихтыяҗ нык кимегән очракта яңа проектлар төзү тоткарланырга мөмкин, дип саный. Әмма фатирларның бәяләре төшүен көтәргә кирәкми.
«Беренчел торакка бәяләр, минемчә, планлы рәвештә төшмәячәк. Җир кишәрлегенең бәясе бар, йортлар төзү барышында төзүчеләр күтәргән чыгымнар бар. Чаллыда хезмәт хакы буенча җитди үсеш бара – бу да төзелешнең үзкыйммәтен чагылдыра. Киресенчә, беренчел һәм икенчел базар арасында барлыкка килгән бәя аермасы хәзер икенчел торакның кыйммәтләнүе хисабына кими башлаячак. Бу инде күп тапкырлар шулай булды», – дип билгеләп үтте Александров.
Фатирларның арзан булмаячагы турында Альберт Петров та болай ди: «Бездә рәсми инфляция 8-9 процент. Төзелештә, ел саен, инфляция 15-20 процент тәшкил итә. Материалларның кыйммәтләнүе: металл, цемент, сантехника, ягулык, газ һ.б. Әгәр барлык материаллар кыйммәтләнә икән, әзер торакка бәяләрнең төшүен кайдан көтәргә?»
«Күп кеше фатир сатып алу белән түгел, ә аларны арендалау белән кызыксына»
Риэлторлар фатир сатып алуга ихтыяҗның кимүен һәм аренданың күтәрелүен көтә.
«Хәзер инде күп кеше фатир сатып алу белән түгел, ә аларны арендалау белән кызыксына. Минималь түләүне күтәрә башлагач, арендага ихтыяҗ арта башлады. Ә хәзер ипотека буенча процентлар балалы гаиләләргә һәм IT-белгечләргә генә булачак, калганнары фатирны сатып алу өчен түгел, ә арендага алу өчен эзли башлаячак. Ихтыяҗ арту сәбәпле, аренда бәяләре күтәрелергә мөмкин. Быел 10 процентка кыйммәтләнүне көтәргә кирәк дип уйлыйм», – дип белдерде риелтор Андрей Акифьев.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Арендага ихтыяҗ артыр»
Әмма «Фард» агентлыгы җитәкчесе Илнар Нурхәммәтов арендага ихтыяҗның артуы вакытлыча булачак дип саный. «Минем уйлавымча, арендага ихтыяҗ артыр, ләкин ул вакытлыча күренеш кенә булыр. Хәзер җәй, һәм студентлар күрше торак пунктлардан киләчәк. Ел саен җәйге чорда арендага ихтыяҗ арта», – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук, аның сүзләренчә, әлегә икенчел торакка бәяләр арту өчен алшартлар да юк. «Хәзер икенчел торак буенча база ставкалары 17,7 проценттан минималь. Һәм аның артуы турында имеш-мимешләр йөри. Мондый процент белән фатир алучылар юк диярлек. Әлегә үсеш булмаячак», – дип саный ул.