ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Окрошка рецепты

0

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә сусауны басу һәм эссе көннәрдә пешереп ашау өчен окрошка рецептын тәкъдим итә.

«Җиңел, тиз, тәмле, тансык һәм салкын! 6 йомырка, 5 уртача бәрәңге, 250-300 грамм колбаса, 2 кыяр, яшел суган һәм укроп, 2,5 литр куас, тоз, каймак кирәк була», – дип яза ул.

Аш-су блогерының язылучылары куас урынына кефир һәм минераль су салулары, кемдер редис өстәвен яза. Икенчеләре бәрәңге белән редисны гына турап салырга, калганнарын эре угычтан уарга киңәш итә.