ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Исерек килеш рульгә утырган хатынның ире һәлак булган

0

Башкортстанда исерек килеш рульгә утырган хатын ясаган авариядә ире үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

6 июльдә көндез Чишмә-Аксенов-Кыргыз Миякә юлында авария була. Биредә «Лада Калина» һәм «Шкода Рапид» машиналары бәрелешә.

Авариядә 35 яшьлек ир-ат үлә. Ул – «Лада Калина» белән идәрә итүче 33 яшьлек хатынның ире, салонда пассажир була. Йөртүче хатын исә исерек килеш рульгә утырган. Аңа зыян килмәгән. «Шкода» белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат та имгәнмәгән.

Авария сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.