ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

ТНВ каналында эшләгән Ләйсән Бәдретдинова вафат

0

ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат булган. Ләйсән кияүгә чыгып, Төркиядә яшәгән, дип яза «Ватаным Татарстан».

– Ләйсәннең беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә инде. Соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16 шар гына яшь әле. Ул бик ачык күңелле кеше иде. Иртәнге тапшыруда эшләде. Кайткан саен ТНВга килер иде. Кызганыч, авырып киткән. Шулай да, Казанга кайтырга көч тапкан. Монда кайтуга комага киткән, – ди «Манзара» тапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөснуллина.

Озак еллар ТНВда хезмәт куйган Миләүшә Сибгатуллина да, Ләйсәннең бик матур итеп искә алды.

– Иртәнге тапшыруда бергә эшләдек. Нинди эш кушсаң да, шуны җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Кайчан эфирга чыгарга кушасың, берсүзсез килер иде. Бик уңган-булган журналист иде. Мин эштән киткәнче, ул ел саен балалары белән каникулга кайткач, ТНВга килә иде. Аннары миңа китәргә туры килде. Шулай итеп, еллар аерылды, – ди журналист Миләүшә Сибгатуллина.

Ләйсәннең урыны оҗмахта булсын.