ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлсирин Абдуллина: «Пычрак сүзләрегез белән сындыра алмассыз!»

0
Гөлсирин Абдуллина: «Пычрак сүзләрегез белән сындыра алмассыз!»

Гөлсирин Абдуллинага соңгы вакытта хейтерлар актив яза башлаган. Җырчы үзенә атап язылган тупас комментарийларны, рәнҗетергә теләп әйтелгән сүзләрне, вакыт-вакыт сторисларында күрсәтеп бара. Шушы көннәрдә аңа үзәгенә аеруча үткән сүзләр укырга туры килгән бугай. Җырчы күңелен төшерергә омтылучыларга җавап сүзләре дә язып калдырган.

«Әстәгъфируллаһ! Мине сындырасыгыз киләме? Җырлый белмисең, чиныйсың, бөтен җырны бозасың, мондый җырчы буламыни? Аның ямьсезлеге…

Юк! Мине тиз генә үзегезнең пычрак сүзләрегез белән сындыра, күзгә карап төкерә алмассыз», – дип, шактый усал итеп язып куйган Гөлсирин.

Шунысын да әйтергә кирәк, Гөлсирин һәм Азат Абитовлар һәм җырчы Илмира Нәгыймова арасында җыр өчен бәхәс куерып килә бугай. Ильмираның Лилия Хәмитова репертуарыннан булган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын яздырырга алынуы өчен, Азат Абитов шелтә белдереп видео яздырган иде. Чөнки бу җырны иҗади дуэт күптән түгел үзләре яңартып чыгарды. Азатның видеосы янында да Гөлсиринга атап язылган авыр сүзләр аз булмады.

  • Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»

Ләкин Гөлсириннең үзен яраткан, хөрмәт иткән тамашачысы да күп. «Үзләре җырлый белмәүче имгәкләргә игътибар бирмә»;

«Синең җырыңны яратып тыңлыйбыз. Үзең дә бик матурсың. Кеше сүзләренә карама, сөйләсеннәр»;

«Сездә искиткеч тавыш»;

«Син татар эстрадасының йөзек кашы, моңлы сандугачы. Яраткан җырчым. Зур рәхмәт! Сәхнәләрне моңга, нурга күмеп, иҗатыгыз чәчәк атсын. Гайбәтләрдән өстен бул. Көнчелек. Һәркемгә ярап бетәргә тиеш түгелсең. Яратам», – дип юаталар алар җырчыны.