ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

Норлатта үскән Тямаев хатыны туган район турында җыр яздырган, ул хәзер халык җыя

0

Фирдүс Тямаев Аксубай районына багышланган җыр яздырган. «Әнием Аксубай районы Кыязлы авылыннан, хатыным Резедам Аксубай районы Үзе авылыннан. Аксубай районы турында бер җыр язарга күптәннән бер хыялым бар иде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты», – ди ул тамашачыларына. Җыр әзер, клип төшерергә җыеналар.

Клипны Аксубайның үзендә һәм тагын 3 авылда төшермәкчеләр. Фирдүс Тямаев Аксубай халкын шушы вакыйгада катнашырга чакырып калды.

Туган ягы Норлат турында Фирдүс Тямаев нинди җыр җырлый әле ул? Искә төшерегез әле.