ru24.pro
Новости по-русски
Июль
2024

«Сөю челләсе»: Рифат Зарипов яңа җырын тәкъдим итте

0

Рифат Зарипов бик тә кызыклы исемеле яңа җырын тәкъдим итте – яңа иҗат җимеше «Сөю челләсе» дип атала.

Бу җырның сүзләрен Сания Әхмәтҗанова, көен, аранжировкасын Дилүс Шәйхразыев язган.

«Җәйге челлә. Күңел канатлана

Кабатлана яшьлек хисләре» дигән юллар бар анда.

«Шәп. Җырларыңның иң-иң матуры булган» дип кабул иткән Рифат Зарипов тамашачыларының берсе бу җырны.

Яңа җырга видеода Рифат Зариповның тормыш иптәше дә төшкән. Пар Төркиядә ял иткән күренешләргә җырны салган.

«Хәерле озын гомерләр сезнең гаиләгә», – дип тә теләгәннәр Зариповларга.