ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Юлда мәче таптаткан өчен «права»сын алганнар: юлда хайван бәрдерсәң, нәрсә эшләргә?

0
Юлда мәче таптаткан өчен «права»сын алганнар: юлда хайван бәрдерсәң, нәрсә эшләргә?

Хайваннар еш кына юл һәлакәте корбаннары була. Авариягә кыргый хайваннар да, йорт хайваннары да эләгә ала: кайвакыт алар үзләре юлга чыга, кайвакыт шофер гаепле була.

Күпчелек очракта бу – юл-транспорт һәлакәте буларак квалификацияләнә, һәм еш кына шофер штраф түләргә тиеш була. Без юлда хайван бәрдергән өчен шоферның җәзага тартылган очраклары турында сөйләргә һәм мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга булдык.

– Әти-әниләр шәхси секторда яши, һәм бер күрше аларның мәчеләрен таптаткан. Мәчене бәрдерү видеосы камераларда бар. Шофер тизлек режимын бозган. Видеодан күренгәнчә, ул машинасыннан төшеп, мәченең исәнме-юкмы икәнен аягы белән тибеп карады да китеп барды. Без аның янына дәгъва белән килгәч, ул көлде генә һәм аңа барыбер икәнен әйтте. Шуннан соң без полициягә мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирдек. Ахыр чиктә аны машина йөртү хокукларыннан мәхрүм иттеләр, – дип сөйләде Ольга.

Эш шунда ки, хайванны таптату күпчелек очракта юл-транспорт һәлакәте буларак квалификацияләнә. Әгәр дә бәрелгән мәче яки этнең хуҗасы бар икән, мораль һәм матди зыян китергән өчен штраф та түлисе була.

Әгәр дә шофер хайванны бәрдереп, авария урыныннан китә икән, бу инде юл-транспорт һәлакәтен калдыру дип санала. Моның өчен 1 елдан 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу куркынычы яный.

Мондый очраклар еш кына күп фатирлы йортларның ишегалларында була. Хайван, берәр нәрсәдән куркып, парковкада торган машина артыннан яисә куак арасыннан сикереп чыга ала. Әгәр дә шофер ишегалдында бераз гына тизлеген арттырса да, ул, мөгаен, туктарга өлгерми калачак. Һәм үзенең хатасы өчен түләргә туры киләчәк.

– Мин машинаны кабызганчы башта машина астын карап чыгам. Кыш көне анда мәчеләр җылынып утыра, ә җәй көне күләгәдә яшеренергә мөмкин. Һәм еш кына аларны машина астыннан куып чыгарырга туры килә. Монда хәтта машина йөртү хокукы да яки акча да түгел, ә хайваннар үзләре кызганыч, – дип билгеләп үтә волонтер Рамил Гайфуллин.

Авыл җирлегендә тагын да сак булырга кирәк, чөнки бәрелгән тавык һәм башка йорт хайваннары өчен компенсация түләргә туры киләчәк.

Кыргый хайваннарны бәрдерү дә юл-транспорт һәлакәте дип санала. Бәрдерелгән поши, бүре, төлке һ.б. өчен дәүләткә түләргә туры киләчәк, чөнки шофер үз гамәлләре белән биоресурсларга зыян китерә.

– Мин бер тапкыр поши бәрдердем. Ул төнлә кинәт трассага йөгереп чыкты. Минем машинадагы видеорегистратор барысын да төшереп теркәп бара. Ул мин хәрәкәт иткән тизлекне дә күрсәтә. Ә мин сәгатенә 88 километр тизлек белән бара идем. Ул урында рөхсәт ителгән тизлек – сәгатенә 70 километр. Ягъни штрафсыз хәрәкәт итү чигендә. Ләкин Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре миңа әйткәнчә, әгәр тизлек режимыннан 1 километрга булса да артып китсәң, мондый хәлдә һәрвакыт диярлек гаепле булачаксың. Миңа үлгән хайван өчен зур штраф түләргә туры килде, ә машинаны ремонтлау 120 мең сумга төште, – дип сөйләде шофер Сергей Александров.

Һәлак булган хайваннар өчен зыянны каплау суммасы Табигать министрлыгы боерыгында язылган. Иң югары штрафлардан башлап исемлек китерәбез.

  • Зубр белән бизон, йорт терлекләре белән гибриды – 180 мең сум
  • Урман тәкәсе – 100 мең сум
  • Поши, сарык-үгез, себер тау кәҗәсе – 80 мең сум
  • Асыл болан – 70 мең сум
  • Аю, таплы болан, нәфис болан, туры, сайгак, кабарга – 60 мең сум
  • Селәүсен, кыр кәҗәсе, муфлон, серна – 40 мең сум
  • Кабан, кыргый болан – 30 мең сум
  • Кеш, кама, росомаха – 15 мең сум
  • Бурсык – 12 мең сум
  • Урман тавыгы, байбак, кондыз, суалчан, харзу – 6 мең сум
  • Кыр тавыгы, фазан – 2 мең сум
  • Ак төлке, кыргый мәчеләр, чәшке, куян, казлар – 1 мең сум
  • Үрдәк, кыр тавыгы, күгәрчен – 600 сум
  • Ас, ондатра, тиен – 500 сум
  • Бүре, төлке, бытбылдык – 200 сум
  • Су тычканы, хомяклар, йомран – 100 сум

Ау ресурсларына китерелгән зыян күләменең тиешле таксалары Россия Табигать министрлыгының 2017 елның 17 ноябрендәге 612нче боерыгына кушымтада язылган.

Шул ук вакытта күрсәтелгән санкцияләр хайванның үлеменә яки яралануына шоферның уйламыйча эш итүе китергән очракта гамәлдә була. Әгәр дә шоферның хайванны аңлы рәвештә бәрдергәне ачыкланса, компенсация суммасы 3 тапкыр арта. Әгәр дә ана хайван зыян күрсә, штраф 5 тапкыр артачак. Әгәр дә хайванны бәрдерү тыюлык территориясендә булса, җәза 7 тапкыр артачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр шофер кагыйдәләрне бозмаган икән, бу компенсацияне компания үз өстенә алачак, хәтта ОСАГО полисы буенча да. Әгәр шофер тизлекне арттырса, исерек булса, яки кагыйдәләрне бозса, иминият шулай ук дәүләткә компенсация түләячәк, әмма соңрак суд аша аны шофердан таләп итәчәк. Әгәр дә шофер ОСАГОсыз транспорт белән идарә итсә, аңа үз кесәсеннән түләргә туры киләчәк.

– Кагыйдә буларак, мондый юл-транспорт һәлакәтләре трассаларда һәм һәрвакытта диярлек тизлекне арттырган очракта була. Шуңа күрә гадәттә шофер гаепле, һәм аңа билгеле бер сумманы түләргә туры килә, – дип сөйләде иминият агенты Ирина Хөсәенова.

Юлда хайван бәрдерсәң, нәрсә эшләргә?

Гадәти юл-транспорт һәлакәтендәге кебек үк: авария сигналын кабызырга, авария тукталышы билгесен куярга, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Әгәр зыян күргән кешеләр бар икән, «ашыгыч ярдәм», әгәр хайван исән һәм яраланган булса, ветеринария хезмәтен чакырырга кирәк, ләкин һич тә үзеңә кыргый хайванга ярдәм итәргә тырышмаска кирәк. Бу куркыныч булырга мөмкин. Шулай ук барысын да фотога һәм видеога төшерергә кирәк: вакыйга урыны, автомобильгә зыян килү, билгеләр белән юл, хайван, билгеләр һ.б.

Әгәр песине яки этне бәрдерсәгез, нәкъ шулай ук эшләргә кирәк. Һәм хуҗасы белән элемтәгә керергә тырышырга кирәк. Еш кына телефон номеры, яки адресы йорт хайванының муенындагы «ошейнигында» язылган була. Шулай ук ветеринарлар чакыртырга кирәк.

Әгәр дә сез хайванның хуҗасыз булуын беләсез икән, башта юл-транспорт һәлакәтенең барлык детальләрен фотога төшереп, ветклиникага үзегез алып бара аласыз.

«Челнинские известия»дан Алексей Першин язмасы тәрҗемә ителде